Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татар телен өйрәнүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

Казанда татар телен өйрәнүгә һәм милли мәдәниятне үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады. 2026 елда бәйгенең гомуми приз фонды – 5 миллион сум.

Быел катнашучылар даирәсе киңәйтелде, дип хәбәр итә Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге. Казанда татар телен өйрәнүче затлардан тыш, бәйгедә Идел буе халыклары – чуаш, удмурт, мари, мордва һәм Татарстан башкаласында даими яшәүче башкорт вәкилләре – 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр дә катнаша ала.

Катнашучыларга туган телләрне өйрәнүгә һәм милли мәдәниятләрне үстерүгә юнәлдерелгән заманча һәм үзенчәлекле проектлар эшләргә тәкъдим ителә. Болар кызыклы китаплар, комикслар, мобиль кушымталар, подкастлар, видеопроектлар, спектакльләр, музыкаль тәкъдимнәр һәм башка форматлар булырга мөмкин.

«Үз телем» бәйгесендә катнашу өчен 30 июньгә кадәр yztelem@gmail.com электрон адресына гариза юлларга кирәк. Гаризада шәхси мәгълүматлар, уку/эш урыны, проектның тасфирламасы һәм якынча сметасы күрсәтелергә тиеш. Бәйгенең тулы шартлары һәм нигезләмәсе белән Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегенең https://vk.com/millikznru рәсми төркемендә танышырга була.

Исегезгә төшерәбез, «Үз телем» бәйгесе Казан мэриясе тарафыннан 2021 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә 29 тәкъдим хупланган. Гамәлгә ашырылган проектлар арасында – матур әдәбият һәм фәнни басмалар, комикслар, мобиль кушымталар, аудио- һәм видеоподкастлар, сәхнә әсәрләре, балет һәм Салих Габәши исемендәге беренче милли музыка фестивале.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus