Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Уфада Республика ифтары узды

Уфада Башкортстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте оештырган республика ифтары узды. Чара дәүләт хакимияте органнары, руханилар, иҗтимагый оешмалар, милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, эшмәкәрләрне берләштерде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге хәбәр итә.

Республика ифтарында катнашучыларга сәламләү сүзе белән Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе-мөфти Айнур хәзрәт Биргалин мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул Рамазан аеның рухи яктан чистарыну, үзара ярдәмләшү һәм иҗтимагый татулыкны ныгыту чоры буларак әһәмиятен ассызыклады, шулай ук дәүләтнең, дини оешмаларның һәм иҗтимагый институтларның уртак эшчәнлегенең мөһимлеген билгеләп үтте.

Пленар өлеш кысаларында БР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге турында видеопрезентация күрсәтелде, анда мөфтият эшенең төп юнәлешләре: ислам мәгарифен үстерү, мәчетләр төзү, социаль һәм хәйрия проектлары, яшьләр белән эшләү, хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү һәм цифрлы сервисларны үстерү чагылдырылды.

Шулай ук «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин да чыгыш ясады.

Аннары кунаклар өчен тантаналы кичке аш — ифтар оештырылды.

Республика ифтары конфессияара һәм милләтара диалогны ныгыту, үзара ихтирам традицияләрен саклау һәм республиканың дини һәм иҗтимагый институтлары арасында хезмәттәшлекне үстерү мәйданчыгына әверелде.

Чара рухи бердәмлек, үзара аңлашу һәм хөрмәт атмосферасында узды, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus