Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда биржа сәүдәсе 10 миллиард сумнан артып китте

Россиядә биржа сәүдәсен үстерү буенча сынау төбәге булган Татарстан Республикасы эре сәнәгать компанияләре белән системалы хезмәттәшлекне дәвам итә. 2025 ел нәтиҗәләре буенча төбәктә «ЦТС биржасы» АҖ мәйданчыгында сатуларның гомуми күләме 10 млрд сумнан артып киткән, дип хәбәр итә биржаның матбугат хезмәте.

Төп нәтиҗәләрнең берсе СИБУР төркеме предприятиеләре белән хезмәттәшлек булды. Бер ел эчендә холдинг 90 млн сумнан артык күләмдә полипропилен һәм полиэтилен төяп җибәрү буенча 34 килешү үткәргән. Уңышлы старт якларга биржа сатуларының алга таба үсешен билгели торган юл картасын расларга мөмкинлек биргән.

Сәүдә мәйданчыгы генераль директоры Никита Захаров билгеләп үткәнчә, компания аерым килешүләрдән системалы партнерлыкка күчә. Сибур белән юл картасы һәм «Татнефть» һәм «ТАИФ-НК» белән килешүләр — 2026 елда продукция күләмен һәм ассортиментын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк конкрет эш планы ул. Аның сүзләренчә, базар лидерлары һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме төбәк икътисадында биржа механизмының кирәклеген раслый.

Агымдагы елда башка флагманнар белән дә эш активлашты. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештырган киңәшмәләр нәтиҗәләре буенча «Татнефть» һәм «ТАИФ-НК» компанияләре белән 2026 елга планнар билгеләнгән.

ЦТС биржасының Казан филиалы җитәкчесе Дмитрий Золотов ассызыклаганча, биржа өчен эре компанияләрнең аны сәүдә мәйданчыгы гына түгел, ә озак вакытлы сатуны планлаштыру коралы итеп күрүе принципиаль яктан мөһим булып тора. Биржа үтә күренмәле бәя куюны, товарларның киң номенклатурасына керү мөмкинлеген һәм гадел конкуренцияне тәэмин итә. Якын киләчәккә бурыч — Татарстанның кече һәм урта бизнесы чималдан гарантияле файдалану мөмкинлеге алсын өчен максатларны сыйфатлы итеп тормышка ашыру.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда сынау проекты 2025 ел башында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча старт алды, ул төп товарларга бәя куюны үтә күренмәле итү бурычын куйды. Хәзерге вакытта мәйданчыкта 175 подрядчы һәм 308 тәэмин итүче теркәлгән. Төзелеш материаллары сегменты (9,5 млрд сумнан артык) алда бара, аннан соң металлар (500 млн нан артык) һәм агач материаллары (100 млн нан артык) килә. Кайбер позицияләр буенча бәяләр башлангыч бәядән 20-50 процентка кимегән.

Биржа сәүдәсен үстерү бәяләрне тотрыкландыруга, базарның үтә күренмәлелеген арттыруга һәм ил масштабларында объектив индикаторлар булдыруга ярдәм итәчәк. ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, республика алдында сәнәгать продукциясе күләмен 6 трлн сумнан 10 трлн сумга кадәр арттыру бурычы тора, һәм биржа механизмнары моңа үз өлешен кертергә тиеш.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus