Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Марат Әхмәтов «Апуш» театр студиясенең ачык дәресе турында: Күңелемдә тирән кичерешләр

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Казан шәһәре башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, парламент депутатлары Айрат Зарипов, Камил Ногаев балаларның дүрт ел эчендә нинди күнекмәләргә өйрәнгәннәрен күрделәр.

Студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманова «Апуш» театрының дүрт юнәлеш буенча эшләвен искәртте: актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте һәм вокал.

Бәйрәм «Апуш» студиясе гимны белән ачылды. Аннары театрның Казанның төрле районнарында урнашкан мәдәният үзәкләрендә шөгыльләнүче төркемнәре иҗади сәләтләрен күрсәтте. Дүрт ел элек «беренче карлыгач» булып, нәкъ менә Сәйдәш үзәгендә иҗади төркем тупланган иде. Беренче чыгыш та аларныкы булды.

Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Резедә Сәләхова әйтүенчә, «һәр машинаны, спортчыны «җылыткан» кебек, театр шәкертләрен дә башта «җылыту» мөһим». «Сәхнә теле булгач, әлбәттә, бу тән, сөйләм, сулыш аппараты», – диде остаз. Балалар кунакларга артикуляцион гимнастика үрнәкләрен күрсәтте. Тизәйткечләрнең дә сөйләм осталыгын чарлауда әһәмияте зур булуы билгеле. Балалар төрле хәрәкәт шартларында да тизәйткеч сөйләгәндә туктап, төртелеп калмаулары белән сокландырды.

«Апуш» студиясенең «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеме кунаклар хозурына сәхнә хәрәкәте буенча осталыгын тәкъдим итте. Остазлары – Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате кафедрасы доценты, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары һәм фестивальләре лауреаты Резеда Муллагалиева.

«Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясе Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигыренә нигезләнгән композиция әзерләгән. 4-8 яшьлек балалар белән Татарстанның атказанган артисты, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы Алсу Фәйзуллина һәм Татарстанның театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Гүзәл Сибгатуллина шөгыльләнә.

«Апуш» студиясенең «Ленин» мәдәният йортында шөгыльләнүче «Без» төркеме актерлык осталыгын төрле рольләргә кереп күрсәтте. Бу төркем балалары белән Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева һәм Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова шөгыльләнә.

«Апуш» студиясенең Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче төркеме «Кабартма» әкиятенә нигезләнгән тренинг тәкъдим итте. Режиссеры – Резеда Гарипова.

Габдулла Тукай тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукай. Ярлыкагыл» спектакленнән өзекне «Апуш» студиясенең «Мәскәүски» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеме әзерләгән. Ул Тукайның «Исемдә калганнар» әсәренә нигезләнеп эшләнгән. Бу – театрның соңгы премьерасы. Ул әле 2026 елның гыйнварында гына чыккан. Остаз –Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Булат Гатауллин.

Әйтергә кирәк, барлык чыгышлар да «Апуш» спектакльләре өчен язылган җырлар белән үрелеп барды.

Марат Әхмәтов «Апуш»ны 4 яшьлек туган көне белән котлап, тәэсирләре белән уртаклашты. «Мин искиткеч халәттә, күңелемдә тирән кичерешләр. Без артистларның чыгышларын сәхнәдән генә күреп ияләнгән бит, ә сәхнәдәге күренешнең артында никадәр фидакарь хезмәт ятканын мин үз күзем белән күреп инандым һәм гаҗәпләндем. Һәрберегез белән аерым эшләү – үзе зур бер мәсьәлә бит әле», – дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов балаларга.

Ул балаларны сөйләм, сәхнә, хореография осталыгына өйрәтүдә мөгаллимнәрнең ифрат зур тырышлык куйганнарын ассызыклады. «Укытучыларыгызга бик зур рәхмәт, тырышалар. Нинди матур күренеш! Тагын бер мәртәбә инандым: безнең милләтнең гегетик коды бик көчле икән. Һәрберегезнең эчендә милли хис ята. Әлбәттә, ул милләтебезне яшәтәчәк, киләчәккә дә алып барачак, аны гомерлек итәчәк. Балалар, сезгә һәм әти-әниләрегезгә бик зур рәхмәт!» –дип белдерде Марат Әхмәтов.

«Күңелемдә шундый теләк бар: «Апуш» кебек һөнәри осталыкка ия театрларны Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада да күрәсем килә. Иншаллаһ, насыйп булыр. Фидакарь җанлы, бөтен күңелләрен биреп шөгыльләнгән кешеләр булганда, театрларыбыз да, яшьләребез дә, республикабыз да чәчәк атар! Бөтен киләчәгебез, өметебез сездә!» –дигән сүзләр белән төгәлләде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары чыгышын.

Алга таба «Апуш» студиясенең туган көненә әзерләнгән зур торт чыкты. Балалар кунаклар белән күмәк фотога төштеләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus