Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Винера Ганиева: Җыр аша без балаларда туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбиялибез

28 февраль көнне Казан дәүләт мәдәният институтының концертлар залында XIII Халыкара «Сандугач-Соловей» вокалчылар бәйгесе узды. Бәйгенең инициаторы – Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Винера Ганиева. Әлеге бәйге күпмилләтле Россия халкының мәдәниятен саклау, үстерү, берләштерү, яшьләрнең сәләтен ачу максатыннан үткәрелә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Бөтендөнья татар конгрессының «Дөнья» студиясе җитәкчесе, журналист, шагыйрә Гөлинә Шәйхи катнашучыларны һәм тамашачыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров исеменнән сәламләде.

«Бүгенге көндә XIII Халыкара «Сандугач-Соловей» җырчылар бәйгесенең әһәмияте зур. Телебезне, милләтебезне саклау мәсьәләләре катгый торганда, мондый чаралар еш узарга тиеш. Дөньяда сибелеп яшәүче милләттәшләребез бер йодрыкка җыю җиңелләрдән түгел. Әмма меңнән артык гариза кабул ителгән икән бу бит үзе зур күрсәткеч. Җырчылар күп, моңлы җырчылар аз. Әмма мондый бәйгеләр булганда, татар моңы мәңге яшәячәк. Киләчәк буынга мирас итеп калдырырлык зур эш башкарасыз, Винера Әхәтовна», – диде ул һәм җиңүчеләргә, җитәкчеләргә Бөтендөнья татар конгрессының истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Татарстанның халык артисты, жюри рәисе Винера Ганиева конкурсның әһәмияте турында әйтеп узды.

«Бүгенге көндә ватанпарвәрлек сыйфатларын тәрбияләү кискен торганда конкурс һәм фестивальләрнең әһәмияте зур, мондый чаралар кирәк. Нәкъ менә җыр аша, җырдагы сүзләр белән без балаларда кечкенә яшьтән туган илгә, туган җиргә, туган телгә, әти-әниләргә мәхәббәт тәрбиялибез», – диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus