Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Татарстанда оператив хезмәтләр тулы әзерлектә
Татарстанда «ракета һөҗүме куркынычы» режимы фонында барлык оператив хезмәтләр тулы әзерлектә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
Ведомствода искә төшерүләренчә, ракета һөҗүме куркынычы очрагында халыкның гамәлләре тәртибе БПЛА һөҗүме янагандагы гамәлләргә охшаш.
Әгәр сез бинада булсагыз – аскы катларга, подвалга яки паркингка төшегез. Бернинди очракта да лифт кулланмагыз.
Урамда булганда якындагы бинага яки җир асты кичүенә керергә кирәк. Ачык пространстволардан качыгыз. Фатирда булган очракта – тәрәзәсез бүлмәгә, мәсәлән, ванна бүлмәсенә качыгыз.
Мәскәү вакыты белән 12: 06 сәгатьтән республика территориясендә «ракета куркынычы» режимы гамәлдә. Шундый ук режимны Татарстан белән күрше Чувашия һәм Самара өлкәсендә керттеләр.