КАНСЫЗЛЫК: җенси мөнәсәбәткә кермәгән өчен кызның күзләрен чокып чыгарган
Бәхетсез кызны абыйсы коткарган.
Чувашстанда 30 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылган. Ул көчләүдә һәм аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә гаепләнә. Әлеге адәм күршесенә кунакка керә һәм алар бергәләшеп алкоголь куллана. Хуҗа йокыга киткәч, кунак форсаттан файдаланып, аның апасын көчләргә тели. Кыз каршы килә. Мондый хәлне көтмәгән күрше кызны каты кыйный һәм бармаклары белән күзләрен чокый. Апасының тавышына уянган абыйсы кунакны көч-хәл белән тынычландыра һәм полиция чакырта. Хәзер эш судка тапшырылган.