Башкортстанның Туймазы районында «Ык буе ифтары» узды
25 февраль көнне Башкортстан Республикасының Туймазы районы Төмәнәк авылында урнашкан «Бабай утары» этномәдәни комплексында «Ык буе ифтары» узды. Әлеге зур чара татар халкының рухи кыйммәтләрен, милли гореф-гадәтләрен саклау һәм ныгыту максатыннан оештырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ифтарны «Россиянең татар авыллары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Фәнир Галимов оештырды.
Чарада Башкортстан Республикасының 20 районыннан, шулай ук Татарстан Республикасыннан, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән дә кунаклар катнашты. Барлыгы 250 кеше җыелды. Киң географияле әлеге очрашу Ык буе төбәгендә яшәүче татарларның бердәмлеген һәм активлыгын ачык күрсәтте.
Ифтар кысаларында кунакларга экскурсия оештыру каралган иде. Программада азан, җәмәгать белән намаз уку, ифтар мәҗлесе, мәдәни чыгышлар һәм фикер алышу урын алды.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. Үз чыгышында Данис Фәнис улы татар авылларының бүгенге үсешендә бердәмлекнең әһәмиятен билгеләп үтте. Шулай ук милли үзаңны саклау, яшь буынны тәрбияләү һәм авылларның социаль-мәдәни тормышын активлаштыру юнәлешендә алып барылган эшләр турында сөйләде.
Чара барышында актив татар җәмәгатьчелегенә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
«Ык буе ифтары» милләтебезнең рухи традицияләрен саклау гына түгел, ә төрле төбәкләрдә яшәүче татарларны бер мәйданга җыеп, уртак максатлар хакында фикер алышу, киләчәккә планнар билгеләү мөмкинлеге дә бирде. Мондый чаралар милли бердәмлекне ныгытуга, татар авылларының үсешенә яңа этәргеч бирә.
Шулай ук Татарстан делегациясе 26 февраль көнне Башкортстан Республикасына эш сәфәрен дәвам итә. Уфа шәһәренең «Ихлас» мәчетенең 25 еллыгы уңаеннын ифтар (авыз ачу) мәҗлесендә катнашу, Башкортстан Республикасының Милли музее белән танышу, реконструкциядән соң яңа ачылган «Хәкәмия» мәчетен карау, «Татарча Стендап» чараларында катнашу күзаллана, диелә хәбәрдә.