Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мәскәү «Рамадан чатыры» Россия халыклары бердәмлеге елына багышланачак

18 февральдән 19 мартка кадәр Мәскәүдә 21 нче «Рамадан чатыры» узачак. 2026 елда чараның мәдәни-агарту программасы РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган һәм «киләчәкнең мәдәни коды» шигаре астында узачак, дип хәбәр итә Мәскәү Мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Оештыручылар чарада якынча ун дәүләт, шул исәптән Катар, Согуд Гарәбстаны, Әфганстан һәм БДБ илләре, шулай ук Россия төбәкләре делегацияләре катнашыр дип өметләнәләр. Чарага Россия Федерациясенең барлык традицион диннәре вәкилләре, Президент Администрациясе, Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы вәкилләре, төрле илләрдән мәртәбәле кунаклар, шулай ук танылган галимнәр, сәнгать эшлеклеләре, бизнесменнар һәм спортчылар чакырылган. Ай дәвамында «Рамадан чатыры» 50 меңнән артык кунак кабул итәр дип көтелә.

«Рамадан чатыры» проектының төп бурычы – Ураза ае дәвамында хәйрия ифтарларын уздыру. Чатырда бушлай кичке ашлар оештыру белән параллель рәвештә көн саен 1200 дән артык ифтар-бокс урамда таратылачак. «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Ураза тотучыны ашат» акциясе кысаларында башкаланың төрле дини җәмгыятьләрендә көн саен 1000нән артык кеше бушлай кичке аш алачак. Шул рәвешле, гомумән алганда, Рамазан аенда «Чатыр» мәйданчыкларында ураза тотучы 80 меңнән артык кешене ашату планлаштырыла.

Проект 21 һәм 22 мартта узачак «Ураза бәйрәме» традицион шәһәр фестивале белән тәмамланачак.

Ел саен үткәрелә торган «Рамадан чатыры» мәдәни-хәйрия проектын РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм башкала Хөкүмәте ярдәмендә Мәскәү Мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. Масштаблы чараны гамәлгә ашыруда Мәскәү Мөселманнары Диния нәзарәте, мәдрәсә һәм шәһәрнең дини җәмгыятьләре, 500дән артык волонтер катнаша.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus