Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан укучылары хәрбиләргә ике меңнән артык хат җибәрде

Татарстан мәктәпләрендә укучылар Бердәм Россия Яшь Гвардиясенең «Солдатка хат» акциясендә катнашты һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ике меңнән артык хат җибәрде. Алар 9 февральдә «Бердәм Россия»нең төбәк бүлегеннән гуманитар йөк составында фронтка китәчәк.

Казанда хатларны 77, 112, 89нчы мәктәпләр, шулай ук кадетлар мәктәбе укучылары язды. Моннан тыш, акциягә Казан көллиятләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук Арча, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Биектау районнары укучылары да кушылды.

«Фронт өчен хатлар җыюны Бердәм Россия Яшь Гвардиясе активистлары махсус хәрби операция башланганнан бирле үткәрә, һәм бу вакыт эчендә без «Солдатка хат» акциясе кысаларында 200 меңнән артык юллама җибәрдек. Безнең өчен геройларыбызга ярдәм итү бик мөһим, шуңа күрә «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» активистлары да бүген акциягә кушылачак һәм фронтка үз юлламаларын язачак», – дип сөйләде Бердәм Россия Яшь Гвардиясенең төбәк бүлеге җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабетдинов.

Хатлар белән бергә «Бердәм Россия» Ватанны саклаучыларга һәм Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә 100 тоннадан артык гуманитар ярдәм дә җибәрә, аның составына УАЗ автомобиле, госпитальләр өчен урын-җир, шәхси гигиена чаралары, азык-төлек, янгын сүндергечләр һәм хәрбиләрнең заявкалары буенча җыелган әйберләр керәчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus