Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда «Сабантуй» журналы призларына көрәш буенча Татарстан беренчелеге башланды

Бүген Казанның «Тулпар» спорт сараенда 2012-2013 елларда туган яшүсмерләр арасында «Сабантуй» журналы призларына көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге башланды.

13-14 яшьлек егетләр арасында узучы ярышларда республика шәһәр һәм районнарыннан 9 авырлык үлчәвендә – 36 килограммга кадәр, 40 килограмм, 45 килограмм, 50 килограмм, 55 килограмм, 60 килограмм, 65 килограмм, 70 килограмм һәм 75 килограмм үлчәү авырлыкларында 334 көрәшче бил алыша.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Чемпионатның ачылыш тантанасында катнашучыларны Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан көрәш федерациясе Президиумы рәисе Рөстәм Кәлимуллин сәламләде.

«Чираттагы ярышларга җыелдык. Бу ярышларга килгән һәрбер катнашучы – җиңүче. Киләчәктә дә көрәшне ташламагыз, даими шөгыльләнегез. Бүгенге көндә көрәш белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, моның өчен республикабыз җитәкчелегенә зур рәхмәт. Көрәшебез үсә, теләктәшлек белдергән яшьләребез күбәя», – диде ул көрәшчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Сабантуй» журналы тарафыннан үткәрелә торган көрәш ярышлары 1986 елдан бирле уздырылып килә. Журналның баш мөхәррире Руфия Мөхетдинова, озак еллар үтүгә карамастан, «Сабантуй» үз кыйбласына тугры калуын искәртеп узды.

«Ничә еллардан бирле уздырылып килгән әлеге ярыш, Аллаһка шөкер, дәвам итә. Заманында әлеге ярышларны редакциядә эшләүче ир-атлар башлап йөргән, хәзер безнең редакциядә кызлар гына, кызганыч, ирләр юк. Әгәр сезнең арагызда журналистика белән кызыксынучылар булса, без сезне көтәбез. «Сабантуй»га рәхәтләнеп яза аласыз», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Шулай ук Руфия Мөхетдинова «Сабантуй» журналының февраль ае тышлыгы көрәшкә багышланганын искәртеп узды.

«Әлеге ярышлар алдыннан без журналның февраль ае тышлыгыбызны көрәшкә багышларга булдык һәм аның тышлыгына Арча егете, көрәшче Самир Ахуновны чыгардык. Шундый батыр йөрәкле көрәшчеләр тәрбияләүче тренерларга, әти-әниләргә зур рәхмәт белдерәбез», – диде ул.

Ярышларның баш хөкемдары Булат Хәбибрахманов турнир башланыр алдыннан барлык көрәшчеләргә дә уңышлар теләде.

«Имгәнүләрсез көрәшик, иң көчлеләрне келәм күрсәтер», – диде ул көрәшчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

  • Чемпионатның беренче көнендә – беренчел әйләнешләр, икенче көнендә ярымфинал һәм финал ярышлары көтелә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus