Синоптик Шувалов Татарстанда 2016 елгы кар рекордының кабатлануы турында хәбәр итте
Гыйнвар аенда Татарстанның төрле районнарында айлык номаның 150-180 проценты күләмендә явым-төшем күзәтелгән. Мондый нәтиҗәгә соңгы бураннар да зур өлеш кертте. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«1 февральдә генә айлык норманың өчтән бере күләмендә явым-төшем күзәтелде, кар катламының биеклеге шунда ук 10 сантиметрга диярлек артты. Хәзер ул 71 сантиметр тәшкил итә. Әйе, рекорд түгел, ләкин моннан алдагы еллар белән чагыштырганда бу шактый зур сан», - дип билгеләп үтте ул.
Гыйнвар аенда төбәктә 76 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелгән, һәм февральнең беренче көнендә тагын 11 миллиметр өстәлгән.
«Асылда, бу - 2016 елның гыйнвар рекордының кабатлануы, ул вакытта шулай ук 87 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелде», - диде метеоролог.