Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Төркиядә “Ислам дәүләте” белән бәйләнешләрдә шикләнелеп тоткарланган татарстанлы иреккә чыгарылган

Төркиядә “Ислам дәүләте” белән бәйләнешләрдә (ИГ – Россия һәм башка кайбер илләрдә эшчәнлеге тыелган оешма) шикләнелеп тоткарланган россияле – Татарстанда туып үскән Айдар Сөләйманов иреккә чыгарылган. Бу хакта Анталья полициясенә сылтама белән “РИА “Новости” хәбәр итә.


ММЧ мәгълүматларына караганда, аңа гаепләү белдерелмәгән.

Искәртеп үтик: кичә РФ Тышкы эшләр министрлыгы рәсми вәкиле Мария Захарова, Истамбулдагы теракттан соң, Төркиядә тоткарланган кешеләрнең өчесе – Россия гражданы, шуларның берсе – 32 яшлек Айдар Сөләйманов, ул "Ислам дәүләте" эшчәнлегендә катнашуда гаепләнә, дип белдерде. Захарова китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елның августында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан аңа читтән торып гаепләү белдерелгән. Ул халыкара эзләүгә игълан ителгән, чөнки республикада чакта ук ИГ белән бәйләнештә торуда шикләнелгән, Россиядә тыелган әлеге оешмага террорчылар җәлеп итүдә гаепләнгән.

“Татар-информ” МАның үз чыганакларыннан мәгълүм булганча, 32 яшьлек Айдар Сөләйманов илдән 2013 елда киткән. Шулай ук, тоткарланган 3 россияленең икенчесенең дә Татарстанда туып үскәнлеге билгеле булды. Сүз 2000 елда Мисырга укырга киткән 37 яшьлек Руслан Хәйбуллов турында бара.

ММЧда хәбәр ителгәнчә, теракттан соң ук, Төркиянең махсус хезмәтләре тарафыннан “Ислам дәүләте” әгъзасы булырга мөмкин дип фаразланган 70 кеше тоткарланган.
Чыганак:http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/01/15/117412/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus