Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

16 гыйнвар (шимбә). Рабигүл ахир аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 10.41 сәгатьтә калка, 23.15 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.40 сәгать.
 
Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.
 
Ютәлдән дәва
 
Пыяла шешәгә туралган суган тутырып, камырга төрәләр һәм газ мичендә камыры бераз янып каралганчы тоталар. Суытып, сөзәләр. Барлыкка килгән сок белән хәтта имчәк балаларын да дәваларга ярый. Көненә 3-4 тапкыр, ашаганнан соң, 1 яшькә кадәргеләргә – 3 әр мл, 1-5 яшьлекләргә – 5 әр мл, өлкәннәргә – 15 әр мл эчәргә кирәк.
 
17 гыйнвар (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 11.07 сәгатьтә калка, 0.19 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.43 сәгать.
 
Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.
 
Суганлы массаж
 
5-7 баш суганны вак кына турап, зур ләгәнгә салалар, 15-20 минут буе шунда яланаяк таптаналар. Аннары аякны салкынча су белән юып, үсемлек мае сөртеп, җиңелчә массаж ясыйлар. Атнасына 2-3 тапкыр шулай дәвалану арыганлыкны бетереп кенә калмый, үкчә һәм аяк табаннарындагы сөял һәм гөмбәчектән дә коткара.
 
18 гыйнвар (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 11.36 сәгатьтә калка, 1.38 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.46 сәгать.
 
Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Йорт төзи башларга була. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.
 
Җиләкле андыз
 
Иммунитетны ныгыту өчен, 300 грамм чи яки 50 грамм кипкән андыз тамырын ваклап, 1 литр суда 20 минут кайнаталар, сөзеп, 100-150 грамм шикәр һәм ярты стакан мүк җиләге согы кушалар, әйбәтләп болгаталар. Өчкә бүлеп, көн буена эчеп бетерәләр.
 
19 гыйнвар (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 12.10 сәгатьтә калка, 2.54 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.49 сәгать.
 
Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җит­керергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.
 
Салкын тигәндә
 
1 аш кашыгы алоэ согын шулкадәр үк чәчәк балына кушып, иртән ач карынга кабалар. Томау төшкәндә, 2-3 тамчысын борынга тамызырга да ярый. Әгәр 1 әр чәй кашыгы алоэ согы, спирт һәм балны кушып, ашау алдыннан эчсәң, ашкайнату яхшыра, вируслар үлә, ашказанының лайлалы тышчасы дәвалана, иммунитет ныгый.
 
20 гыйнвар (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 12.51 сәгатьтә калка, 4.06 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.53 сәгать.
 
Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.
 
Тәмле дару
 
Кабыгы һәм төшеннән чистартылган 1 кг кабак, төшләре алынган 3 лимон, 300 г мүк җиләген иттарткычтан чыгарып, 500 г бал кушалар, эмальләнгән савытта 1 тәүлек төнәтәләр. Аннары пыяла савытка бушаталар һәм суыткычта саклыйлар. Ашарга 15-20 минут кала 2 шәр аш кашыгы кабалар. Мүк җиләге канны сыегайта, кабак ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген яхшырта, бал һәм лимон витамин һәм микроэлементларга баета.
 
21 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 13.40 сәгатьтә калка, 5.12 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.56 сәгать.
 
Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы.  Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.
 
Алоэ согы
 
Салкын тиеп, колак авыртса, алоэ согы тамызырга кирәк. Гадәттә 30-40 минуттан авырту басыла. Сок яраларны төзәтү, тынычландыру, бактерияләрне үтерү, тирене йомшарту үзлегенә дә ия. Алоэ согын биткә сөртеп, 20-30 минуттан соң юсаң, тире нәфисләнә.
 
22 гыйнвар (җомга). Рабигүл ахир аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 14.37 сәгатьтә калка, 6.07 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.59 сәгать.
 
Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.
 
Кесәл торты
 
1 кап коры кесәл, 3 йомырка, 2 аш кашыгы он, 1 чәй кашыгы сода кирәк. Кесәлне ваклап, йомырка, он, сода кушалар, туглап, күпертәләр. Тирән табаны майлап, манный сибәләр, камырны агызып, эссе газ мичендә тиз генә пешереп алалар. Йогурт сылап, җиләк-җимеш белән бизиләр. Биегрәк торт кирәксә, шундый ике кабартма пешерәләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus