Казанда «Кытыклы-мытыклы» күргәзмәсендә dj Shura Lee чыгыш ясаячак
31 гыйнварда 20:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Шүрәле образына багышланган «Кытыклы-мытыклы» күргәзмә-инсталляциясенең йомгаклау чарасы була. Аудиоперформанста dj Shura Lee чыгыш ясаячак, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге матбугат хезмәтендә.
«Күргәзмә аудиомерформанс белән тәмамланачак. Диджей Shura Lee фольклор һәм Шүрәленең үзе белән илһамланып әзерләгән мистик диджей-сетын уйнаячак. 31 гыйнвар – күргәзмәнең соңгы көне. Исегезгә төшерик, проект күчмә күргәзмә итеп планлаштырылган. Озакламый «Кытыклы-мытыклы» республика шәһәрләренә юл тотачак», – дип сөйләде «Беренчеләр хәрәкәте» Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары Диләрә Галиева.
Авторлар әйтүенчә, әлеге перформанс – диджей-сет кына түгел, ә әкиятләр һәм мифлар урманына тавышлы сәяхәт булачак. Музыка китапханә киңлеген җанландырачак, аны борынгы образлар һәм заманча яңгыраш очрашкан урынга әйләндерәчәк.
Чарада катнашу ирекле. Алдан теркәлү сорала.