Татарстан районнарында, тулаем алганда, төнге сәгатьләрдә 20-25, иртән һәм көндез 15-20 градус салкын булыр дип фаразланыла. Юлларда бозлавык саклана.
Казанда төнлә – 22-24, көндез 17-19 градус салкын булачак.
Салкыннар тиз генә чигенерме, әйтүе кыен. Ә менә 13 гыйнварга каршы төндә 18-23, көнчыгыш районнарда 29 градуска кадәр салкын булуы әйтелә. Бераз кар ява, юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана.