Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Язмыш, яки көтелмәгән бәхет

Алтын көзнең сентябре. Әбиләр чуагы көннәре. Аяз, кояшлы кичке матур һава, чал Чулманның текә яр башындагы “Ижминводы” шифаханәсе. 

Кояш, офыкка якынаеп, кызгылт-сары нурларын кичке тынлыкка чумган Чулман өстенә сибә. Яр өстендә ял итүчеләр, сихри тынлык, матур күренешкә сокланып, әкрен генә йөренә. Менә бер төркем кешеләр утырган утыргычлар ягыннан салмак яңгыраган тальян моңы ишетелә, һәм күңелләргә үтеп кергән җыр–таныш моңлы җыр “Сибелә чәчем”, күңел шунда тартыла. Утыргычта утырган ир кеше тальян суза, янындагы әле бүген дә матурлыгын җуймаган хатын-кыз йөрәкләргә үтеп керерлек итеп җыр суза. Гомерем буе жыр, моң, тальян тавышы яраткан күңелем, алардан аерыласы килмичә, кичке караңгылык төшкәнче, алар янында булдым. Бүлмәләргә таралыр вакыт җиткәч, түзмәдем, сорадым: “Гафу итегез, Сез кемнәр? Кайдан килдегез?”

Бу моң чишмәләре сорауны көткән кебек, теләп, ачык итеп әйтеп бирделәр. Алар Казан шәһәренең Нагорный бистәсеннән булып, ирле-хатынлы Илгиз-Сәрия икән, дәваланырга монда килгәннәр. Икенче көнне мин аларның тормышы белән кызыксындым. Икесе бер авылда туып, бер урамда уйнап үскәннәр. Илгиз Сәриядән өч яшькә олы булып, туган көннәре икесенең дә 15 май икән. Әти-әниләре, бер-берсен хөрмәт итеп, тату яшәгәннәр. Сәрия тугач, Илгизнең әтисе Вәли Сәриянең әтисе Идрис абыйга: “Миндә–малай, синдә–кыз, кодалар булырбыз”,–дип әйтеп куйган. Сәриягә 6 ай тулгач, әнисе кызның сул аягы бераз кыска икәнен абайлый. Баланы табибларга күрсәтәләр. Табиблар “Берни эшләп булмый, тумыштан булган гариплек”,–дип, диагноз куеп кайтара. Нишлисең, әти-әни дә ризалаша, язмыштыр. Инде кыз тәпи йөреп киткәч, аның кимчелеген авыл халкы да белә. Усал ачы теллеләр кызга “аксак” дигән кушамат тага. Авыр, бик авыр була кызга. Аннары бераз ияләшә. Сәрия йөзгә-биткә бик чибәр була. Бик тырыш, барлык игьтибарын, сәләтен укуга бирә. Ходай биргән моң-сәләте, музыка яратуы аңа көч бирә, яшьли тальянда уйнарга өйрәнә, матур җырлый, сөйли. Урамда, уеннарда аралашу вакытларында күбрәк Илгиз белән булырга тырыша. Илгиз дә аны үз итә, кимчелеге турында бер сүз кузгатмый. Илгиз 10 сыйныфны тәмамлагач, Нагорный бистәсендә йорт салып, гаиләләре белән авылдан күченеп китәләр. Авыр, бик авыр була яшьләргә бу аерылышу. Алр күңелләрендә бер-берсенә тартылу хисе бөреләнгәнен сиземли, ләкин күңелләрендә ни барын берсе дә әйтә алмый. Илгиз шул ук елны Казан дәүләт университетының география факультетына укырга керә. Сәрия – 9 сыйныф укучысы. Күңелле яз, март ае. “Язмыштан узмыш юк”, ди халык әйтеме. Бәланың кайдан килеп чыгасын белеп булмый шул. Чишмәдән су алып кайтканда, аягы таеп егыла Сәрия. Умыртка сөяген имгәтә, озак дәвалана, ләкин тәкъдиргә бернинди дәва юк, табиблар бу очракта көчсез. Кызның умыртка баганасы бөкрәеп, су якка авышып кала. Яшь кыз өчен фаҗига була  бу. Хәлне аңлаган әти-әниләре, туганнары Сәриягә рухи яктан ярдәм итеп, куңелен күтәреп торалар. Агымсу кебек гомер уза. Кыз инде 10 сыйныфта, тиздән чыгарылыш имтиханнары. Барлык кимчелек-авыруларны җиңеп, барлык имтиханнарны уңышлы тапшыру бурычын куя ул үзенә. Бүген–чыгарылыш кичәсе, кичәнең тантаналы өлеше тәмам, аттестатлар кулда. Шулчак залга шәһәрдән кайткан Илгиз килеп керә. 

Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

Бәдамша Вәлиев,

Олы Солтан авылы.   

Фото: http://nashaplaneta.su/_bl/645/96240318.jpg

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus