Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сабада Илмир Вәлимөхәммәтов истәлегенә багышланган мини-футбол буенча турнир узды

Бүген «Алтын туп» универсал спорт залында ветеран командалары (40+) арасында Илмир Рушан улы Вәлимөхәммәтов истәлегенә багышланган мини-футбол буенча турнир үткәрелде. Ярышлар сигез команда (»Администрация» (Саба), «Саба-Цинк», «СтарКо» (Саба), «Теләче» (Теләче), «Мечта» (Нократ Аланы), «Шәмәрдән»,»Икшермә», «Олыяз») осталыкта һәм җитезлектә көч сынашты. Бу хакта «Саба таңнары» яза.

Турнирны ачу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Алмаз хәзрәт Гаянов, Илмирның бертуган сеңлесе Ландыш Тимергалиева, шулай ук аның туганнары, дуслары, спорт ветераннары катнашты.

Район оешмаларында эшләгән Илмир Вәлимөхәммәтов бик иртә – 2023 елда 47 яшендә вафат булган. Яхшы спортчы булган, футболны «СтарКо» командасында уйнаган. Чыгыш ясаучылар аны фәкать яхшы яктан гына олылап искә алдылар. Ярышлар ул арабыздан киткән елны ук оештырыла башлый һәм Илмир уйнаган команда җиңү яулый. Былтыр күчмә Кубокны Теләче футболчылары алган иде.

Быел уеннар «Саба-Цинк» һәм Икшермә командалары очрашуы белән башланып китте. Икшермәлеләр көчлерәк иде. Алар СтарКо, «Теләче», «Мечта» командалары белән ярымфиналга чыкты. Әмма 3нче урынга уенда Нократ Аланы егетләренә җиңелделәр. Финалда Теләче һәм Саба командалары уйнады. Быел да күрше район футболчылары көчлерәк булып чыкты. Алар сабалыларны 3:0 исәбенә тар-мар иттеләр. Иң яхшы бомбардир булып Раил Сафиуллин (»СтарКо») танылды. Ул 9 гол кертте, берничә тупны көндәшләре капкасына башы белән юнәлдерде. Ә командадашы – капкачы Ренат Хәбибрахмнов, киресенчә, күп тупларны кире какты, эш пенальтига барып җиткәч тә,»СтарКо»ны җиңелүдән саклап калды. «Иң яхшы уенчы» исеме Теләчедән Рөстәм Нигъмәтҗановка бирелде. Җанатар да билгеләнде: ул – яшь тамашачы Мөхәммәт Разаков.

Турнирны Ренат Нургалиев белән Зәбир Ханов алып барды. Призерларны Ландыш Тимергалиева тәбрикләде. Турнирны оештыруда даими ярдәм күрсәтүче иганәчеләр Руслан Дәминов, Илфат Вакказов, Гөлшат Хәлимова, Динар Ногманов, Эдуард Ибраһимов, Гөлия һәм Фәнил Шәфигуллиннарга, шәхси эшмәкәрләр Фәрид Тимуршин, Айдар Шәвәлиев, Алмаз Вәлиуллинга рәхмәт белдерде. Ул җиңү яулаган командаларга кыймәтле бүләкләр, медальләр һәм грамоталар тапшырды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus