Ел дәвамында арткан
Узган ел Россиядә инфляция күләме 12,9 процент тәшкил иткән. Бу хакта кичә Росстат агентлыгы хәбәр итте. 2015 елның декабрендә Россиядә азык-төлек бәяләре, ноябрь ае белән чагыштырганда, 1,2 процентка арткан. Ел дәвамында исә азык-төлек хакы 14 процентка өскә "үрмәләгән". Азык-төлек булмаган товарлар соңгы бер ай дәвамында - 0,4 процентка, ел буенча 13,7 процентка кыйммәтләнгән.