Әлмәт районы кешесе авылдашының машинасын урлаган
Хәзер аңа 3 ел ирегеннән мәхрүм итү яный...
Полиция бүлегенә 16 декабрьдә 29 яшьлек Рус Акташы кешесе мөрәҗәгать итә. Баксаң, төнлә билгесез затлар аның “ВАЗ-2106” автомобилен урлаганнар икән.
Шул уңайдан тәртип сакчылары җинаять эше ача һәм тикшерү барышында шул ук авыл җирлегенең 16 яшьлек кешесе тоткарлана.
Кулга алынган яшь кеше гаебен таный. Урланган автомобильне Әлмәттән ерак булмаган урында табып алалар. Ул янган була.