70-80нче еллар дискотекасы үз тамашачылар табар
Зәй районы Югары Мәлем авылы мәдәният йортында искечә Яңа елны ел да билгеләп узалар. Быел ул 70-80нче еллар дискотекасы буларак узар дип көтелә. Аңа өлкән һәм урта буын чакырулы. Чарада төрле бәйге-уеннар да оештырылыр дип көтелә.