Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чүлмәк ашлары

Хуҗабикәләрнең миен көн дә бораулап торган бер сорау бер – бүген нәрсә пешерергә? Ашмы, макарон яисә карабодай боткасымы? Файдалы да, тәмле дә булсын, кабатланмасын да. Без китергән рецептлар хөрмәтле хуҗабикәләргә кирәкле булып дип ышанабыз. Ашларыгыз тәмле булсын!

Пылау 

150 г сыер ите, 1 кишер, 1 суган, 0,5 стакан дөге, 1 стакан кайнар су, пылау өчен тәмләткеч, тоз, борыч, үсемлек мае.

Итне зур булмаган кисәкләргә турыйсы да, әзер булганчы үсемлек маенда кыздырып аласы. Суган белән кишерне турап, кызарганчы кыздырасы. Чүлмәк төбенә ит, аның өстенә кишер белән суган саласы. Дөге, пылау өчен тәмләткеч, тоз, борыч салып, өстенә кайнар су агызасы. Чүлмәкләрне 180 градуска кадәр җылытылган мичкә 1 сәгатькә куясы.

 

Кабак һәм гөмбә белән тавык ите

300 г тавык ите, 600 г чистартылган кабак, 2 баш суган, 50 г киптерелгән гөмбә, 0,5 стакан су, тоз, борыч.

Гөмбәне бер сәгатькә салкын суга салып җебетәсе. Суын сөзеп, ваклап турыйсы. Кабакны, суганны һәм тавык итен шакмаклап турыйсы. Барысын бергә чүлмәкләргә салып, өстенә су агызасы. Кайнар мичтә әзер булганчы томалап пешерәсе.

 

Балыктан кыздырма

500-600 г балык филесы, 100 мл үсемлек мае, 2 баш суган, 3 аш кашыгы томат пастасы, тәменчә төелгән кызыл борыч, 250 мл балык шулпасы, ярты баш сарымсак, яшел тәмләткечләр, тәменчә тоз, 1-2 дәфнә яфрагы, 5-6 түгәрәк кара борыч.

Иң элек кайнап торган суга дәфнә яфрагы, түгәрәк кара борыч салып, балык сөякләреннән шулпа кайнатасы. Кисәкләргә бүленгән балык филесын, тоз сибеп, үсемлек маенда кыздырасы. Суганны турап, шулай ук үсемлек маенда сикертеп аласы да, өстенә томат пастасы, төелгән кызыл борыч салып болгатасы. Шуңа балык шулпасы агызып, кайнап чыкканчы утта тотасы. Кыздырылган балык кисәкләрен чүлмәкләр төбенә тезеп чыгасы һәм өстенә кыздырылган шулпа агызасы. Вак угычтан чыгарылган сарымсак һәм яшел тәмләткечләр өстисе һәм 180 градуслы мичтә 50 минутлап пешерәсе.

 

Гөмбә һәм ит белән пилмән

Пилмән, 2 баш суган, 1-2 кисәк тавык филесы, 1 литр тавык шулпасы, 400 г шампиньон, 1 стакан каймак, 100 г сыер мае, тәменчә тоз, борыч.

Пилмәнне, пешеп чыкмаслык итеп, кайнар суда сикертеп аласы, дуршлагка салып, атланмай белән болгатасы. Суганны шампиньон белән кыздырасы. Янына тавык ите кушып, тагын кыздырып аласы. Бераз гына тавык шулпасы, каймак, тоз, борыч өстәп, сүрән утта сикертеп аласы. Чүлмәкләргә берничә пилмән салып, өстенә итле, гөмбәле шулпа агызып, кайнар мичтә томалап пешерәсе.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus