Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Илмәт авылында Әлфәт Кәримуллин призына шашка турниры

6 гыйнвар көнне Илмәт авыл мәдәният йортында чыгыш белән Ядегәр авылыннан булган виртуоз гармунчы Әлфәт Кәримуллин истәлегенә багышлап, Илмәт һәм Ядегәр шашка уенын сөючеләр арасында шашка буенча ярышлар үткәрелде.

Утыз кешедән артык гавамны җыйган бу кичәдә уйнаучылар саны уналтыга җитте. Һәм, шуңа күрә, судьялык итүче Назир Гайнетдинов күзәтүе астында уеннар берьюлы 4 тактада башланып китте. Өч сәгатькә якын дәвам иткән бәйге киеренке төстә барды. Зур спорт ярышларындагыча,  бөтен шартын китереп оештырылган турнир өч өлештән – чирекфинал, ярымфинал һәм финалдан тора иде. Нәтиҗәдә, ярымфиналга Илдус Вәлиев, Раиф Гайнетдинов, Ринат Әхмәтшин һәм тагын бер уенчы үтте. Ахыр чиктә финалга чыккан Раиф Гайнетдинов белән Илдус Вәлиев беренче һәм икенче урыннарны бүлеште. Ринат Әхмәтшин ярымфинал чигендә тукталып, өченче урын белән канәгатьләнде.

Илмәт авыл җирлеге җитәкчелеге һәм мәдәният йорты дирекциясе җиңүчеләр өчен бүләкләр дә хәстәрләгән. Инструментлар җыелмасын (отверткалар) эченә алган махсус приз Әлфәт Кәримуллинның оныгы (гармунчы Әлфәт Кәримуллин 2011 елның 16 ноябрендә вакытсыз арабыздан китеп барды) Әлфискә бирелде. Ә шашка осталарына, яулаган урыннарына карап, төрле бәядәге аш-су һәм чәй сервизлары тапшырылды.

Соңгы ике елда Илмәт мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең инициативасы белән кабат яңартылган (берничә еллар элгәре ядегәрлеләр Ә.Кәримуллин, Р.Гайнетдинов, Г.Муллахмәтов, Н.Рәхмәтуллин һ.б. кайберәүләрнең мәдәният йортына төшеп шашка ярышларында җиңү арты җиңү яулауларына тиңләшүчеләр юк иде) шашка турниры киләчәктә дә дәвамлы булсын һәм яшьләрдә әлеге төр спортка карата кызыксыну уятсын иде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus