Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

“Әлмәт таңнары” Кыш бабае белән Кар кызы Фәтхиевләрне сөендерде [+ФОТОЛАР]

15 яшьлек Наил, 8 яшьлек Камилә һәм 6 яшьлек Самат Кыш бабайга нәрсә сорап хат язуларын күпме генә сорасак та әйтмәделәр.

Әмма безгә – “Әлмәт таңнары” Кыш бабае һәм Кар кызы килүенә чиксез сөенделәр.

Эчкерсез караш, илаһилык бөркелгән йөз һәм сирәк балаларда гына була торган зәвыклылык һәм тәрбиялелек хас аларның өчесенә дә. Сүз белән әйтмәсәләр дә, күзләрендә чагыла – барыннан да бигрәк алар әниләренең янәшәләрендә булуларын тели. Элеккечә бәхетле һәм түгәрәк тормышта яшәү өчен алар барысын да бирер иде дә бит, тик... Күптән түгел Фәтхиевләр гаиләсендә зур югалту булды – яман шештән аларның әниләре Роза ханым 39 яшендә күзләрен мәңгелеккә йомды. 
Алар гаиләсенә матди ярдәм, авыруны җиңәр өчен Роза ханымга көненә 100 мең сумлык дару кирәклеген әйтеп, әлмәтлеләрдән ярдәм сорап, газетабызда язып та чыккан идек. Әмма гаиләнең чәчәк аткан, балаларына тигез тормыш һәм ана назы кирәк чагында Роза ханымның гомерен саклап калып булмады. 
Бүген Фәтхиевләр яңача яшәргә өйрәнеп килә. Әнисез, пар канатсыз... Эстафетаны йомгаклап, алар гаиләсенә баруыбыз да нәкъ менә шуның белән бәйле – дөньядагы иң газиз кешеләрен югалткан балаларның аз гына булса да күңелләрен күтәрү, могжизалар барлыгына ышандыру һәм матур киләчәк теләү. 
Роза ханым вафат булгач, бөтен гаилә мәшәкатьләре әтиләре Рамил әфәнде өстендә калган. Җыештыру да, сабыйларны ашарту-эчертү дә, дәрес хәзерләү дә, гаиләне тәэмин итү дә – бар да аның җилкәсендә. 
Олы уллары инде кул астына керә башлаган, татар гимназиясендә 9 нчы сыйныфта белем ала. Музыка мәктәбенә йөри, фортепиано, баянда уйный белә. Камилә дә абыйсына охшап музыкага бирелгән, фортепиано клавишларында көй чыгара, быел скрипкада уйнау серләрен өйрәнә башлаган. Самат та без килүгә бик матур шигырь өйрәнеп куйган иде. 
Буш вакытларында алар бергәләп китап укырга ярата, бер-берсенә игътибарлы булырга тырыша. Әниләрен югалту кайгысы аларны аеруча берләштергән – бер-береңнең кадерен белергә кирәклеген бу гаиләдә һәркем аңлый. 
Гаилә башлыгы Рамил абый әйтүенчә, аларга Кыш бабай сирәк килә икән. Гәрчә бар да үзләре кулында булса да. Роза исән чагында алар бәйрәмнәр оештыру белән шөгыльләнә башлаган булганнар. Төгәлрәге, бәйрәм тудыручылар булып саналганнар, шардан, төрле материаллардан залларны бизәп йөргәннәр. Хәзер инде Рамил абый бу эшне үзе генә башкара. 
- Бәйрәм тудыручылар булсак та, өйдә бала-чага бәйрәмнәре оештырырга вакыт җиткереп булмый. Рәхмәт, сез безгә тулы бер Яңа ел күчтәнәче булып килдегез. Балалар моны ай буе сөйләрләр инде..., – диде ул, безне истәлеккә видеокамерага төшереп. 
Үзебез белән алып килгән күчтәнәчләрне өләшеп, бәйрәмле гаиләгә янә бер ямь өстәвебезгә чиксез шатланып кайтып киттек. Саматның исә безне җибәрәсе дә килмәде, Кыш бабай итәгеннән ахыргача төшәргә теләмәде. Сабый күңеленә нур булып кереп калыр өчен әллә ни күп кирәкми шул. Әле генә яши башлаган, гомер баскычларыннан күтәрелүче кечкенә җан өчен хәтта бер матур сүз, берничә минутлык игътибар да җитә... 
Филүзә Хәмидуллина 
Алия Низамова фотолары

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus