Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Вакытсыз вафат булган Җаббарова Венера Энгель кызына багышлана

Зур өметләр белән Яңа елга аяк баскан көннәрдә тормыш сөючән, көчле оптимистик рухтагы, һәрвакыт башкаларга ярдәмгә килергә әзер булган кеше кинәт арабыздан мәңгегә китеп барды. Аның тормышының иртә өзелүе белән килешәсе килми.

Венера Энгель кызы эрудицияле, ачык йөзле, шат күңелле, хезмәт сөючән һәм барлык кыенлыкларны башкаларга сиздермичә үткәрә торган кеше иде. Принципиальлелек һәм җаваплылык аның төп характерының берсе булды.

Венера искиткеч яхшы күңелле, башкаларда бик тиз хөрмәт һәм соклану уята белә торган дус иде. Гомере бик иртә өзелсә дә күркәм гамәлләре, тырыш хезмәте белән үзеннән соң тирән эз калдырган шәхес ул. Гаилә җанлы булуы, балаларына менә дигән яхшы тәрбия бирә белүе белән дә зур хөрмәткә ия булды.

Венера Энгель кызы Җаббарова (Камалова) 1969 елның 28 июлендә Чүпрәле районында дөньяга килгән. Казан педагогия институтын (чит телләр факультеты–француз теле бүлеген) тәмамлаган. Ульян шәһәренең 63 нче мәктәбендә, Иске Шәйморза урта мәктәбендә инглиз теле укытучысы  булып эшләгән. 1997 елдан гаиләсе белән Балык Бистәсенә күченеп килә. Гимназиядә ул инглиз теле укытучысы булып эшләде, 2002 елдан аны укыту-тәрбия эшләрен буенча директор урынбасары итеп күчерделәр. Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы Дипломнары һәм район хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Аның шушы тыйнак хезмәте артында тәрбия эшендә, җитәкче һәм укытучы буларак һәрбер укучы язмышы өчен борчылу, кайгыру хисләре ята иде. Укучылары һәм хезмәттәшләре эшен күреп бәяли белүе, һәр укучыны һәм аларның әти-әниләрен, яшәешләрен, тормыш рәвешләрен белеп торуы да аның ни дәрәҗәдә актив, хезмәт сөючән булуын дәлилли. Нинди генә авыр, кыен хәлдә калмасын, Венера Энгель кызы аларны юмор хисләре һәм тормышка реаль бәя бирүе белән җиңеп чыга алды. Мәктәп тормышында булган бер генә мәсьәләгә дә битараф булмавы, таләпчәнлеге һәм һәрвакыт башкаларга ярдәмгә әзер булуы зур хөрмәт хисләре уята.  Ул безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Барлык хезмәттәшләре исеменнән Зинаида Крайнова,

Татарстанның атказанган укытучысы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus