Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Болгар ислам академиясе магистрантлары һәм докторантлары Мисырда стажировка үтте

Болгар ислам академиясе магистрантлары һәм докторантлары дөньядагы иң борынгы һәм абруйлы Ислам университетларының берсе булган Мисырдагы Әл-Азһәр университетында интенсив фәнни-белем бирү стажировкасыннан соң Казанга кайтты.

Сәфәр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме катнашында Россия һәм Ислам дөньясы арасында гуманитар хезмәттәшлекне үстерүдә адым булды.

Стажировка 2025 елның җәендә Казанда Болгар ислам академиясе белән Әл-Азһәр арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланганнан соң мөмкин булды. Документ Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм Рөстәм Миңнеханов барында төзелде һәм студентлар алмашу, уртак белем бирү программаларын эшләү һәм фәнни тикшеренүләр уздыру өчен нигез салды.

Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин билгеләп үткәнчә, стажировкада катнашучылар яңа белемнәре белән генә түгел, ә ике цивилизация арасында бәйләүче звенолар роле белән дә кайттылар.

Аның сүзләренчә, мондый белем бирү инициативалары һәм шәхси элемтәләр Россия һәм Ислам дөньясы арасында үзара хөрмәт һәм уртак рухи кыйммәтләр нигезендә тотрыклы хезмәттәшлек урнаштыруга ярдәм итә.

Стажировка вакытында катнашучылар Әл-Азһәр җитәкчелегенең Коръән фәннәренә һәм фәнни тикшеренүләр методологиясенә багышланган махсус лекцияләрен тыңладылар, уникаль кулъязмалары булган атаклы китапханәдә булдылар һәм «Марсад Әл-Азһәр» электрон фәтвалар хезмәтенең эше белән таныштылар.

Моннан тыш, стажерлар университетның тарихын һәм аның педагогик традицияләрен өйрәнделәр.

Визитның төп вакыйгалары югары җитәкчелек белән очрашулар булды. Әл-Азһәрнең югары имамы Шәех Әхмәд әт-Тайиб яклар арасында ныгып килүче диалогның мөһимлегенә игътибар итте.

Стажировка тәмамлангач, Саратов өлкәсе мөфтие урынбасары, академия докторанты Ринат хәзрәт Яфаров Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов исеменнән кабул итүче якка эчтәлекле программа өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә ике яклы хезмәттәшлекне үстерүгә өмет белдерде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus