Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Идел, чүп, федераль акчалар: Татарстанның яңа экология министры алдында торган бурычлар

Рөстәм Миңнеханов Азат Җиһаншинны ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләде. Ул федераль вазифада эшләү өчен бәйрәм көннәрендә ашыгыч рәвештә Мәскәүгә күченгән Александр Шадриковны алыштырды. Татарстан ведомствосының яңа башлыгын ничек тәкъдим иттеләр һәм экспертлар аның әлеге вазифага билгеләнүе турында нәрсә уйлый. Бу хакта тулырак – «Татар-информ» агентлыгы материалында.

«Аңа республиканың экология проблемалары яхшы таныш»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнгән Азат Җиһаншинны коллективка ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.

«Александр Валерьевич (Шадриков, - Т-и иск.) экология һәм табигый ресурслар министры вазифасын 2018 елның февраленнән бирле биләде. Ул республика территориясендә федераль проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итте, атмосфера һавасын контрольдә тоту һәм аның сыйфатына бәйле мәсьәләләр белән шөгыльләнде. Казандагы чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү буенча зур эш башкарылды. Куйбышев сусаклагычында суның биеклегенә, «Кар барсы» Биологик төрлелекне саклау үзәген булдыруга кагылышлы барлык мәсьәләләрне контрольдә тотты», – диде Алексей Песошин.

ТР Премьер-министры Шадриковка башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының Су ресурслары департаменты директоры сыйфатындагы яңа вазифасында уңышлар теләде. Ул шулай ук коллективка яңа җитәкченең башкарган эшләре турында сөйләде.

«Җиһаншин Азат Илдус улы элегрәк «Татагролизинг» АҖ генераль директоры вазифасын биләде, шулай ук 2019 елдан ТР Дәүләт Советы депутаты булды. Сез аны беләсез, аңа экология проблемалары яхшы таныш. Ул канун дәрәҗәсендә актив рәвештә экологик инициативалар белән чыкты, республиканың мөһим экологик чараларында катнашты, турыдан-туры республиканың экология тематикасы белән шөгыльләнде», - диде Песошин.

Җиһаншин элегрәк «Татагролизинг» АҖ генераль директоры вазифасын биләде, шулай ук 2019 елдан ТР Дәүләт Советы депутаты булды

Фото: © «Татар-информ»

«Федераль акчаларны җәлеп итү һәм атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруны киметү бурычы тора»

Песошин Җиһаншинның идарә итүдә бай тәҗрибәсен билгеләп үтте.

«Без экологик иминлекне тәэмин итү, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметүнең никадәр мөһим булуын яхшы беләбез. Татарстан икътисади үсеш буенча илдә алдынгы урыннарның берсен били һәм инвесторлар өчен җәлеп итүчән төбәк булып кала, димәк, әйләнә-тирә мохиткә йөкләнеш тә арта», - диде Песошин.

Ул Җиһаншинга яңа вазифада зур эш башкарырга туры киләчәген искәртте.

«Экологик чараларга федераль акчалар җәлеп итү, атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруны киметү, экологик күзәтчелекне көчәйтү зарурлыгын аерым билгеләп үтәсем килә», - дип сүзен төгәлләде Песошин.

Азат Җиһаншин җавап сүзендә ТР Рәисенә - ышаныч күрсәткәне, ә Шадриковка сигез ел эчендә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

«Үземә йөкләнгән вазифаларга җаваплы карарга һәм аларны намус белән башкарырга, Татарстан Республикасының һәм министрлык коллективының чәчәк атуы өчен бөтен көчемне куярга вәгъдә итәм», - диде Җиһаншин.

Азат Хамаев: «Министрлыклар алдында торган бурычлар безнең тормышыбыз һәм республиканың экологик торышы белән бәйле»

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татарстанда экология мәсьәләләре белән генә шөгыльләнеп калмый...»

ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев министр алдында торган бурычлар турында сөйләде.

«Министрлыклар алдында торган бурычлар безнең тормышыбыз һәм республиканың экологик торышы белән бәйле. Экология, әйләнә-тирә мохитне, табигый ресурсларны саклау мәсьәләләре – республикабызда эшләүче предприятиеләр, халык хуҗалыгы тармакларының уртак бурычы», - диде Хамаев.

Ул шулай ук Җиһаншинның «Татарстанда экология мәсьәләләре белән генә шөгыльләнеп калмавын», ә Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлеген дә җитәкләвен әйтте.

Азат Җиһаншин элегрәк ТР Дәүләт Советының профильле комитеты әгъзасы булды, «Бердәм Россия»нең «Чиста ил» һәм «Яшел икътисад» партия проектларына кураторлык итте.

«Биш елдан артык ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының экологик-агарту проектларында актив катнаша, «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте белән эшли. Аның инициативасы белән Нокса елгасын экореабилитацияләү буенча программа әзерләнде. Бу проект «Экологик иминлек» илкүләм проектына керде», – дип хәбәр иттеләр ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Айрат Фәррахов: «Экология өлкәсендә һәрвакыт бик җитди һәм зур бурычлар тора»

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Идел елгасы җитди инвестицияләр, зур игътибар таләп итә»

Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Азат Җиһаншин идарә өлкәсендә югары дәрәҗәдәге компетенцияләргә ия бик җаваплы кеше.

«Экология мәсьәләләре гражданнарны бик нык борчый. Бу мәсьәләләрне нәкъ менә Азат Илдус улына ышанып тапшырулары зур әһәмияткә ия. Азат Илдус улы бер үтенечне дә игътибардан читтә калдырмый, аңа һәрвакыт мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ул башкарма һәм закон чыгару хакимияте мәктәбен узган. Минемчә, бу – һәрьяктан уйланган һәм бик дөрес карар», - диде Фәррахов.

Аның фикеренчә, Җиһаншин яңа урында «идарә итүнең яңа стилен күрсәтәчәк, инновацияләр һәм яңа карарлар тәкъдим итәчәк».

«Экология өлкәсендә һәрвакыт бик җитди һәм зур бурычлар тора», - дип билгеләп үтте ул.

Фәррахов фикеренчә, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының зур мөмкинлекләре һәм яхшы перспективалары бар.

«Конкрет проектлар турында сөйләсәк, әлбәттә, Идел елгасы җитди инвестицияләр, зур игътибар таләп итә. «Идел» проекты, чистарту корылмалары проекты, чүп эшкәртү белән бәйле проект. Гомумән, кешеләр өчен бу мәсьәләләр бик тә актуаль», - дип искәртте Фәррахов.

Камияр Байтимеров: «Бу өлкәдә бергәләп эшләү уңай нәтиҗәләргә китерер дип уйлыйм. Экологик иминлек өчен борчылучы кешеләр дә канәгать булачак»

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Экологик иминлек өчен борчылган кешеләр канәгать булачак»

ТР Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтимеров Җиһаншинны яңа вазифага билгеләнүе белән котлады.

«Фермерлар исеменнән «Татагролизинг»та фермер хуҗалыкларын үстерүдә куйган хезмәте өчен аңа рәхмәт белдерәсем килә. Фермерлар белән үзара мөнәсәбәтләрдә вакыт-вакыт проблемалар туды, чөнки икътисади вазгыять төрле иде... Бергә эшләгәндә бу проблемаларны гадел юл белән хәл иттек, фермерларның мәнфәгатьләре исәпкә алынды», - диде ул.

Байтимеров фикеренчә, Җиһаншинның «Татагролизинг» директоры вазифасындагы хезмәте «үсешнең башка баскычына күтәрелергә» мөмкинлек бирде.

«Хәзер аның эшендә - яңа баскыч. Безнең алда да, фермерлар һәм дәүләт алдында да экологик чиста продукция җитештерү бурычы тора. Бу өлкәдә бергәләп эшләү уңай нәтиҗәләргә китерер дип уйлыйм. Экологик иминлек өчен борчылучы кешеләр дә канәгать булачак», - дип саный Камияр Байтимеров.

Егор Тарнавский ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министр җитәкчелегендә ләм кырларын рекультивацияләү, Мәләкәс елгасын чистарту һәм башка сынау проектларын гамәлгә ашыруны дәвам итүләрен теләде

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Аның инициативасы белән Нокса елгасын чистарту проекты тәкъдим ителде»

Узган ел Татарстанның Яңа Чишмә районын җитәкләгән Егор Тарнавский моңа кадәр ТР экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары булып эшләде һәм экологик агарту өлкәсенә кураторлык итте. Ул Азат Җиһаншин белән тыгыз хезмәттәшлек итүе турында сөйләде.

«Азат Илдус улы безнең барлык экологик агарту чараларында да катнашты, «Экология» илкүләм проекты белән шөгыльләнде, безнең иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итте», – диде ул «Татар-информ» агентлыгына.

Тарнавский шулай ук Җиһаншинның лидерлык сыйфатларын, аралашучан һәм әдәпле кеше булуын, «бер мәсьәләне дә игътибардан читтә калдырмавын» билгеләп үтте.

«Аның инициативасы белән Нокса елгасын чистарту проекты тәкъдим ителде. Ул бу мәсьәләне күтәреп чыкты һәм бергәләп эшкә керештек. Фәнни тикшеренүләр уздырдык, тиешле проект әзерләдек һәм федераль программага кердек», - дип сөйләде Тарнавский.

Сүзен йомгаклап, ул ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министр җитәкчелегендә ләм кырларын рекультивацияләү, Мәләкәс елгасын чистарту һәм башка сынау проектларын гамәлгә ашыруны дәвам итүләрен теләде.

Татарстан экология министры Александр Шадриков яңа вазифага күчте – Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының Су ресурслары өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры итеп билгеләнде

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шадриков яңа урында нәрсә белән шөгыльләнер?

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Александр Шадриковның экология һәм табигый ресурслар министры вазифасыннан китүе турында күптән сөйләделәр, аны федераль вазифага дәгъвачы буларак карадылар.

«Татарстан экология министры Александр Шадриков яңа вазифага күчте – Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының Су ресурслары өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры итеп билгеләнде. Әлеге департамент – министрлыкның төп бүлекчәләреннән берсе», – дип белдерделәр ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Александр Шадриков гыйнвар бәйрәмнәреннән соң ук яңа эшенә кереште. Хәзер ул, Идел елгасын һәм Байкал күлен дә кертеп, илнең су объектларын савыктыруга бәйле масштаблы мәсьәләләргә, шулай ук илнең гидрокаскадларын җайга салу, Россиянең су хуҗалыгы комплексын үстерү мәсьәләләренә кураторлык итә.

Шадриковның экология өлкәсендәге тәҗрибәсе (аның җитәкчелегендә Иделне савыктыру һәм Казансуны экореабилитацияләү проектлары уңышлы гамәлгә ашырылды) су ресурсларын торгызу буенча илкүләм программага мөһим өлеш кертәчәк

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Александр Валерьевич татарстанлыларга нәрсәсе белән истә калды

Шадриковның экология өлкәсендәге тәҗрибәсе (аның җитәкчелегендә Иделне савыктыру һәм Казансуны экореабилитацияләү проектлары уңышлы гамәлгә ашырылды) су ресурсларын торгызу буенча илкүләм программага мөһим өлеш кертәчәк, дип саныйлар ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында.

Александр Шадриков ТР экология һәм табигый ресурслар министры вазифасына 2018 елның 8 февралендә билгеләнде. 8 елга якын министрлыкта эшләде, моңа кадәр Чүпрәле районы башлыгы булды.

«Александр Шадриков эшләгән чорда республиканың табигатьне саклау проектларына 106,1 миллиард сум акча тотылды. Илкүләм проект буенча гамәлгә ашырылган иң зур проект - Самосырово полигонын рекультивацияләү (2021-2023 еллар). 2020 елда ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына гражданнардан, әлеге полигоннан чыккан искә зарланып, 300дән артык мөрәҗәгать килгән», – дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Рекультивация актив дегазация системасын кертү белән үрелеп барды. Гамәлгә ашырылган тагын бер зур проект - Озерный торбаүткәргечен сүтү (2022-2023 еллар). Эшләр тулысынча төгәлләнде, аның бәясе 930,5 миллион сум тәшкил итте.

«Бу бизнесның социаль җаваплылык үрнәге дә әле – аны гамәлгә ашыруга «РИТЭК» компаниясе тарафыннан 200 миллион сум акча бүлеп бирелде. 2021 елдан Казанның ләм кырларын рекультивацияләү башланды», - дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

Җиһаншин Азат Илдус улы – Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры

  • 1973 елның 5 апрелендә Казанда туа. 1998 елда И.Н.Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 1999 елда Арча районы буенча Дәүләт салым инспекциясенең юридик хезмәтендә әйдәп баручы белгеч буларак башлый. Шул ук елда Казанның Вахитов районы буенча Дәүләт салым инспекциясе юридик бүлегенең 1 категорияле белгече була. 2000-2005 елларда - «Татарстан сөте» Холдинг компаниясе ААҖ юридик бүлеге башлыгы.
  • 2005-2010 елларда «Татарстан сөте» Холдинг компаниясе ААҖ (2006 елдан – «Вамин» ААҖ) генераль директоры урынбасары – Икмәк кабул итү предприятиеләре идарәсе җитәкчесе вазифасын башкара. Ике ел ТР Министрлар Кабинеты аппаратының җир мөнәсәбәтләре агросәнәгать комплексы һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы булып эшли. 2012-2013 елларда «Вамин Татарстан» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары - башкарма директоры була.
  • 2013 елның гыйнварында «Татагролизинг» АҖ генераль директоры итеп билгеләнә. 2019 елдан - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. 2026 елның 12 гыйнварында Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнде. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

«Татар-информ», Наталья Рыбакова

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus