Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык тематик чара узган

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре чорында төрле учреждениеләрдә 8 меңнән артык тематик чара узган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Яңа ел чорында шәһәр һәм авыл учреждениеләрендә 8 меңнән артык чара узды. Бу массакүләм күңел ачулар да, театральләштерелгән тамашалар да, концертлар да, спорт ярышлары да, башка бик күп төрле чаралар да. Ачык һавадагы чаралар аеруча популяр булды», - дип сөйләде ул.

Чараларның күбесе «Күрше» фестивале кысаларында уздырылды. Алар Республика чыршы бәйрәме белән башланып китте. Биредә балаларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.

«Фестиваль дәвам итә. Ул 28 февральдә тәмамланачак. Алда тагын 162 чара көтелә. Бу практиканы җәйге чорда да дәвам итәчәкбез», - диде Фазлыева.

Аерым алганда, Яңа ел бәйрәмнәрендә мәдәният учреждениеләрендә дә күп төрле чаралар уздырылды, дип өстәде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

«2025 елның декабрь азагыннан 2026 елның 11 гыйнварына кадәр мәдәният учреждениеләре масштаблы Яңа ел кампаниясе уздырды. Аның кысаларында спектакльләр, концертлар, интерактив программалар, мастер‑класслар, күргәзмәләр һәм фестивальләр оештырылды.Чараларның күпчелеге балалар һәм гаилә аудиториясенә исәпләнгән иде. Шул ук вакытта сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм махсус операция катнашучыларының гаиләләре өчен инклюзив һәм хәйрия чаралары формалары да актив кулланылды», – дип аңлатты ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus