Янгында 49 яшьлек ир-ат үлгән
Янгын мунчада һәм ишегалды корылмаларында чыга.
Балык Бистәсенең Олы Кульга авылында булган янгын 41,5 квадрат метр мәйданны били. Анда 1966 елда туган ир-атның гомере өзелә. Янгын саксыз тәмәке тартканда чыккан дип фаразлана. Узган тәүлектә республика янгын сүндерүчеләре җиде янгынны юк иткән. Шуның икесе торак секторда, өчесе ишегалды корылмаларында булган.