Зәйдә Василий Казаков 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Зәй шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Казаков бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул - Кырымны алуда катнашкан, сугыштан соң Үтәшкиндә колхоз рәисе булып эшләгән, Зәйдә җаваплы урыннарда хезмәт куйган, 8 китап авторы. Аны юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирина Бертман, автоклуб үзешчәннәре, туганнары, якыннары котлады. "Мин шанлы сугыш, данлы хезмәт юлы узган ветеран буларак, үткән гомерем белән горурланам", - ди ветеран.