Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Fox News: Иранда протестчылар ике шәһәрне үз контроленә алуын белдерә

Иранда протестчылар илнең көнбатышында, Гыйрак чигенә якын урнашкан Абданан һәм Малекшаһи шәһәрләрен үз контроленә алган. Бу хакта Иранның каршылык милли шурасына сылтама белән Fox News хәбәр итә.

Социаль челтәрләрдә Абдананда төшерелгән видеолардан күренгәнчә, демонстрантлар Иранның югары рухание — аятулла Али Хаменеига каршы шигарләр кычкыра: "Хаменеига үлем!" һәм "Бу ел — кан елы, Али Хаменеи бәреп төшереләчәк", ди алар. Видеоларның берсендә бинаның түбәсендә торган иран полиция хезмәткәрләренең протестта катнашучыларга кул болгап, аларны алкышлавы күренә.

"Бүген Иранның көнбатышындагы ике шәһәрдә мөһим вакыйга булды, алар, асылда, протестчылар кулына күчте һәм кешеләр урамнарда бәйрәм итә", дип белдерә Fox News-ка Иранның каршылык милли шурасының тышкы эшләр комиссиясе әгъзасы Али Сафави.

Шәһәрләрнең протестчылар кулына күчүе рәсми расланмаган.

Иранда хөкүмәткә каршы протест чаралары узган ел ахырыннан бирле дәвам итә. Аларның сәбәбе — санкцияләр һәм Израиль белән сугыш нәтиҗәсендә иран реалының нык арзанаюы һәм инфляциянең якынча 50 процентка җитүе тора.

Иран медиасы мәгълүматларына караганда, ике меңнән артык протестчы кулга алынган, 36 кеше, шул исәптән куәт оешмалары һәм тәртип саклау органнарының ике хезмәткәре һәлак булган дип фаразлана. Британиянең The Times газетасы Хаменеи якыннары һәм милеге белән бергә Мәскәүгә качу ихтималын алдан ук планлаштырган дип язды.

OSINT-аналитиклары үз чиратында АКШ хәрби һава көчләрен күпләп Якын Көнчыгыш районына күчерүен хәбәр итә. Очышларны күзәтүче сервислар мәгълүматларынча, соңгы сәгатьләрдә АКШтагы хәрби ныгытмалардан һәм Британиядәге Америка авиабазасыннан дистәләрчә ягулык салу очкычы һәм авыр транспорт очкычлары көнчыгыш юнәлешкә очкан. Сүз шәхси хәрбиләрне, хәрби техниканы күчерү өчен кулланыла торган очкычлар турында бара. Пентагоннан әлегә рәсми аңлатма юк.

Иран чыганаклары һава һөҗүменнән саклану системнарының (ПВО) югары халәткә китерелүе турында белдерә. 4 гыйнварда Ислам инкыйлабы сакчылар корпусы илнең берничә шәһәрендә, шул исәптән Тәһранда да, ПВО һәм ракет гаскәрләре күнегүләре уздырды.

Шул ук вакытта Якын Көнчыгыш белгечләре хәрби хәрәкәтләрнең котылгысыз булачагы турында сөйләү әлегә иртәрәк дип саный. Алар искәртүенчә, 2025 елның көзендә АКШның һавада ягулык тутыру очкычларын Катардагы "Әл-Удейд" һава базасына күчерүе сугышка китермәде. Ул чакта Вашингтон бу адымны АКШның саклану позициясен көчәйтү һәм төбәктә хәрби мөмкинлекләрен киңәйтү ихтыяҗы белән аңлатты.

Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus