Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бүген Яңа Арыш авылында яңа төзелүче мәчеткә манара һәм ай куйдылар-Фотолар

Бүгенге җомга көнендә Яңа Арыш халкы олы бәйрәмгә җыелды. Авылдагы яңа мәчетнең манарасы һәм аен күтәрү чарасына кунаклар да , авыл халкы да күпләп килгән иделәр.

Яңа мәчет бинасын торгызу идеясы моннан өч ел элек , авылның Сабантуенда , шушы җирлектән район Советы депутаты , Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятны үстерү фонды директоры. якташыбыз Нурия Хашимова башлангычында туган.Һәм ул бу чакыруны хуплаган хәлдә мәчетнең хәэрия фондына үзеннән беренче сәдака акчасын керткән. Яңаарышлылар әлеге изге башлангычны бердәм хуплап алганнар. Менә шуннан башланган саваплы гамәлләр: кем ничек булдыра алган -барысы да үзенчә ярдәм кулы сузганнар. Араларында миллион ярым сум кертүче дә булган, аннан килә биш, ике, йөз, иллешәр мең бирүчеләр дә шактый җыелган. Без алар хакында газетабыздагы язмабызда киңрәк тукталырбыз әле. Бердәмлек тау кичерә диеп, юкка гына әйтмиләрдер. Бу очракта да нәтиҗәсе күз алдында, бик олы, зәвыклы, затлы Аллаһ йорты барлыкка килгән авылда. Алда бәян ителгәнчә, бүген яңа мәчеткә манара һәм ай куелды. Яңаарышлыларны әлеге шатлыклы вакыйга уңаеннан Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хайруллин, ТР Президенты каршындагы мәдәниятны үстерүгә" Ярдәм" фонды директоры Нурия Хашимова, Балык Бистәсе районының мөфтие Сәүдахан хәзрәт Гайнетдинов, район башлыгы аппараты җитәкчелеге вәкилләре тәбрикләделәр. Аннан авылның иске мәчетендә җомга намазы укылды, кунак хәзрәтләренең вәгазе тынланды.

Вазыйх Фатыйхов.

  Автор фотолары.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus