Раштуада Татарстан янгын сүндерүчеләре тревога буенча 61 тапкыр чыккан
Аларның 10сы – юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерү өчен.
7 нче гыйнварда Дәүләт янгынга каршы хезмәтнең янгын-коткару подразделениеләре тревога буенча 61 тапкыр чыккан. Аларның 10сы – юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерү өчен, 20 мәртәбә янгын сүндерүчеләр ялган чакырулар буенча барган, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Узган тәүлектә республиканың янгынга каршы хезмәткәрләре 13 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3 янгын. Янгыннарда һәлак булучылар юк, 4 кеше зыян күргән.
Янгыннар ут белән саксыз эш итү, тәмәке тартканда саксызлык, электр җиһазларын кору, газ җиһазыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, җылыту мичләренең төзексезлеге аркасында килеп чыккан. Моннан тыш, ике очракта янгынның алдан уйлап ут төртү нәтиҗәсендә кабынуы ачыкланган.
“Татар-информ”