Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов православие динен тотучыларны Раштуа бәйрәме белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов православие динен тотучыларны Раштуа бәйрәме белән тәбрик итте.

«Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Раштуа бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Тормыш тантанасы чагылышы булган бу нурлы бәйрәм хәерле эшләргә, әхлакый яңарышка һәм рухи бердәмлеккә өнди. Дин тотучыларда ул якты киләчәккә матур өметләр уята, аларның ниятләрен шәфкатьлелеккә, хәзерге четерекле заманда аеруча тансык гамәл – ярдәмләшеп яшәүгә юнәлтә.

Бик борынгыдан килгән рухи хәзинәләребез нигезендә Раштуа, башка дини бәйрәмнәребез белән беррәттән, җәмгыятьтә тынычлыкны һәм татулыкны ныгытырга ярдәм итә, төрле милләт һәм дин вәкилләре күңеленә үзара ихтирам, бер үк тарихи вакыйгаларга мөнәсәбәтләре булу хисләрен сеңдерә. РФ Президенты Владимир Путин Указы белән игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елында болар барысы да үзенә бер мәгънәви яңгыраш ала.

Православие динен тотучылар һәм барлык татарстанлылар өчен узган ел күп кенә мөһим вакыйгалары белән истәлекле булды. Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кириллның республикага килүе – шуларның иң әһәмиятлесе, әлбәттә. Патриархның яңадан торгызылган Казан Богородица монастыренда булуы, Казансу елгасындагы гыйбадәтханәне изгеләндерүе һәм Чаллы шәһәрендәге кафедраль Воскресение соборына нигез ташы салуы онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Яңа 2026 ел да күркәм нәтиҗәләр бирәчәк тырыш хезмәттә узар, казанышларга бай булыр, һәрберебез җәмгыятьнең рухи үсешенә үзеннән өлеш кертер дип ышанам.

Сезгә ихлас күңелдән бәхет, игелек, җан тынычлыгы, муллык һәм иминлек телим» - диелә котлауда.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus