Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Раштуа - сафлык бәйрәме!

Раштуа - Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручы туган көне. Бүген православ динен тотучылар шушы олуг бәйрәм – Раштуаны бәйрәм итә.

Раштуа чиркәү тарафыннан IV гасырдан билгеләп үтелә башлаган. Әлеге көн, табигатьнең Кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә.


Бәйрәм уңаеннан православ динендәгеләр 6 гыйнвар көнне төнлә чиркәүләрдә иртәнгә кадәр келәү итеп - гыйбадәт кылып, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр яндырып, язык - гөнаһларны кичерүне сорап бу бәйрәмне каршы алалар.

Раштуа көнне һәр православ христианына чиркәүгә бару мәҗбүри. Бу көнне йортларда кабызган шәмнәрнең яктылыгы һәм исе торакны һәм күңелне чистарта, дип ышаналар дин тотучылар.

Раштуа алдыннан кешеләр алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, ягъни ураза тота. Раштуа көне тугач, өйгә итле ризык исе чыга башлый. Кунакка йөрешүләр, кич утырулар, аулак өй ясаулар, нардуганнар, йөзек салышлар һәм башка төрле уеннар, күңел ачулар башлана.

Борынгылар сүзенә колак салсак, бәйрәм көннәрендә халык үзен бик инсафлы һәм тәртипле тоткан, эчкечелеккә, йортларда һәм урамнарда тавыш-гауга, тәртипсезлеккә юл куелмаган. Күпләр бу изге көннәрне тыныч кына, дин кануннарына тугрылыклы булып үткәргән, йорттан йортка йөреп Христосны данлаган, аңа карата мактау сүзләре әйткән, күңелле ял иткән.

Раштуа бәйрәме туганнар, якыннар белән мул табыннар артында уза.

«Раштуа–христианнарда зур бәйрәмнәрнең берсе, дибез. Ул үзенә күрә яктылык, сафлык бәйрәме булып тора. Чөнки, риваятьләргә караганда, Гайсәнең тууы «дөньяны якты акыл белән яктырткан», ә бу вакыйганы хәбәр итүче булып, шушы төндә Вифлеем йолдызлыгында гадәти булмаган якты йолдыз балкып чыга. Шушы көннән башлап, христиан дөньясы тарихында ел исәбе яңадан алып барыла башлый. Изге эшләрегездә һәм башлангычларыгызда Ходай Тәгалә сезне үзенең ярдәменнән ташламасын. Сезнең барыгызга да исәнлек, тынычлык, иминлек телибез”, - ди христан дине тарафдарлары.

 

Интертат.ру 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus