Санкция кагылмаган Төркия компанияләре исемлеге билгеле
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркия белгечләрен эшкә җәлеп итү рөхсәт ителгән Россия компанияләренең исемлеген расланды. Алар арасында Татарстанда эшләүче 9 оешма да бар. Санкцияләрдән азат ителгән әлеге оешмалар исемлегенә Алабуганың «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖ, «Амара» ҖЧҖ, «Дизайн Рус» ҖЧҖ, «РМ-строй» ҖЧҖ, «Хаят Кимья» ҖЧҖ, Чаллыдан «Форд Соллерс Холдинг» ҖЧҖ һәм «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ (“Алабуга” МИЗ), Казанның - «Гемонт» ҖЧҖ һәм «Полистройкапитал» ҖЧҖ оешмалары кертелгән. Мәгъләм булганча, бүген РФ Хөкүмәте Төркия компанияләренә төзелеш, туристлык һәм кунакханә бизнесын тыйды.