Зәйдә җитештерү предприятиеләре елны уңышлы тәмамлады
Зәйдә эре җитештерү предприятиеләре булган "Техно" һәм "ТатЭК" заводлары 2015 елны уңышлы тәмамлады. Бизнес-процессларны камилләштереп эшләү нәтиҗәсендә "Техно" заводы җитештереп сату күләмен 15 процентка арттырды. "ТатЭК" та елдан-ел продукция күләмен үстерә барып, сату базарында да ышанычлы урын биләде. Быел алар сорау зур булган түбән вольтлы яңа җиһазлар җитештерү процессын башларга планлаштыралар.