Мамадышта Ватанны саклаучылар елына йомгак ясалды
Мамадышта Ватанны саклаучылар елы тәмамлануга багышланган чаралар узды. Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин билгеләп үткәнчә, әлеге программаның тәмамлануы хәтер, хөрмәт һәм бердәмлек елының «матур һәм мәгънәле ноктасы» булды.
Аның сүзләренчә, ел дәвамында районда ветераннарга, интернационалист-сугышчыларга һәм бүгенге Ватан сакчыларына тиешле хөрмәт күрсәтелде. Район җитәкчесе хәрбиләрнең гаиләләренә аеруча җылы теләкләрен җиткерде. Никитин аларның батырлыгы һәм сабырлыгы зур мактауга лаек булуын ассызыклады.
Ватанны саклаучылар елы Мамадыш районының төрле буын кешеләрен берләштерде. Патриотик акцияләр, батырлык дәресләре, спорт һәм иҗат чаралары, гуманитар ярдәм миссияләре уртак эшнең мөһим өлешенә әверелде. Шул ук вакытта Вадим Никитин яшьләрнең бу эшләрдә актив катнашуын аерым билгеләп үтте.
«Аларның кызыксынуын һәм горурлыгын күрү — районның һәм илебезнең киләчәгенә ышаныч белән карау дигән сүз», – дип белдерде ул.
Район башлыгы чараларны оештыручыларга, катнашучыларга, волонтерларга һәм кунакларга уртак эш өчен рәхмәт белдерде. Ул бергәләп буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыта алуларын һәм патриотизмның сүз генә түгел, ә конкрет эш һәм уртак җаваплылык булуын тагын бир тапкыр раслануын әйтте.
Вадим Никитин Ватанны саклаучылар елында башлап җибәрелгән барлык яхшы эшләрнең киләчәктә дә көндәлек тормышта, эштә һәм туган як турында кайгыртуда дәвам итәчәгенә ышанычын белдерде. Шулай ук районның Хәрби һәм хезмәт каһарманлыгы елын каршы алырга әзерләнүен хәбәр итте.
Фото: ТР Мамадыш районы матбугат хезмәте