Байлар Сабасында яшәүче 100 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте
Сабабаш авылында гомер иткән, бүгенге көндә Байлар Сабасында яшәүче Тәкмилә Шафигулла кызы Халикова 100 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Бу хакта https://saba-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Халикова Тәкмилә Шафигулла кызы 1925 елның 13 августында Саба районы Сабабаш авылында туа.1932нче елда, 7 яше тулгач, шул ук авылның дүртеллык мәктәбенә укырга керә һәм анда 4 класс белем ала. 21 яшенә кадәр сөт жыя. Җыелган сөтне уфалла арбасы белән Сабага илтеп тапшыра торган булалар. 21-22 яшьләрендә Сабабашта кортчылыкта эшли. 23-27 яшьләрендә аны амбарга эшкә куялар һәм анда ул ашлык кабул итүче булып хезмәт куя.
Тәкмилә Шафигулла кызы 1952 елда, 27 яшендә Сабабаш авылы егете Вахап абый белән тормыш кора. Алар шул авылда гомер итәләр, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч,Тәкмилә апа 37 яшендә тол кала.
Бүгенге көндә Тәкмилә апа Сабада, төпчек кызы Люция гаиләсендә бәхетле картлык кичерә. Аның 9 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.
«Хөрмәтле Тәкмилә апа! Сәламәтлекнең ныгын, күңел тынычлыгы телибез. Ходай биргән гомерегезне, һәрбер туган таңга сөенеп, сәламәтлек белән яшәп үткәрергә насыйп булсын», – диелгән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Мишә авыл җирлеге котлавында.