Удмуртиядән 50 ел табиб булып эшләүче Әнвәр Вәлиев: Нәселебездә – 25 табиб
Удмуртиянең «Яңарыш» газетасының бер санында Гөлнара Вәлиеваның «Әнвәр Вәлиев: «Нәселебездә – 25 табиб» дигән язмасы чыккан иде.
«Ижауның баш травматологы Әнвәр Муллаян улы Вәлиевне белмәгән кеше юктыр. Ул – Удмуртия Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, РФ Сәламәтлек саклау отличнигы. Узган елның сентябрендә аның хезмәт юлын башлавына 50 ел булды. Шул дәвердә күпме кешегә ярдәм итүен санап бетерерлек түгел. Алар нәселеннән 25 кеше гомерләрен медицинага багышлаганнар. Һәрберсе үзеннән дәвамчы калдыра.
Әнвәр Муллаян улының табиб һөнәрен сайлауда аның гаиләсе зур роль уйнаган. Әнисе озак еллар табиб-терапевт, табиб-лаборант булып эшләгән, шулай ук апалары да табибәләр.
«Әнием Сәгыйдә Ярхәметдин кызы Уфада туып-үскән. Гомерен медицина өлкәсенә багышлаган. Уфада институт тәмамлагач, әтигә кияүгә чыгып, 1939 елда әти әнине Ижауга алып килә. Сугыш елларында 3нче шәһәр хастаханәсендә эшли. Татар Базары бистәсендә бердәнбер табибә була. Апам Роза Муллаян кызы – Ижау дәүләт медицина академиясенең госпиталь терапиясе кафедрасы доценты, икенче апам Әлфия – Уфадагы республика хастаханәсе табиб-терапевты.
Медицинага килүемә әти сәбәпче булды: аның ярты табаны юк иде. Аның һәрвакыт газап чигүләрен күргәнгәме, минем авыру әтиемә бик тә ярдәм итәсем килде. Менә шул вакытта табиблыкка укып чыгып, бөтен кешеләрне дә дәвалау теләге туды.
Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, шушы хыял медицина институтына укырга алып килде. Мединститутта уку өчен зур тырышлык куярга кирәк. 1974 елда Ижау дәүләт медицина институтын тәмамлап, травматолог-ортопед булып эшли башладым. 10 ел стационарда эшләдем, анда зур тәҗрибә алдым. 1984 елда травматология поликлиникасы мөдире итеп билгеләндем. Краев урамында урнашкан травматология бинасына 1998 елда күчтек. Анда 37 ел җитәкче булып эшләдем.
2022 елдан Ижауның баш травматологы булып билгеләндем. Табиб һөнәрен сайлавыма беркайчан да үкенгәнем булмады. Аны бик тә кирәкле һөнәр итеп саныйм. 23 ел Краев урамындагы хастаханәдә эшләдек. Күптән түгел безне Труда урамындагы 6нчы хастаханәгә күчерделәр. Авырулар суставларны алыштыру, зур операцияләр билгеләү өчен миңа язылып киләләр. МРТ, рентгеннар буенча карап, нәтиҗә ясыйм.
Ковидтан соң буын авыртулары артты. Ковид тромбозны барлыкка китерә. Моның өчен тикшеренү узарга кирәк. Сөякләргә туклану килмәгәч, сөякләр таркала башлый. Башта дарулар белән дәвалыйбыз. Булышмаса, операция тәкъдим ителә. Аны 1нче республика хастаханәсендә, ә инде катлаулыларын ясатырга Чабаксар, Түбән Новгород, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендәге федераль үзәкләргә җибәрәбез. Бер генә авыруны да игътибарсыз калдырмыйбыз.
Яшь барган саен бу проблемалар катлаулана гына бара: терәк-хәрәкәт аппараты вакыт узу белән төрле үзгәрешләргә дучар була. Кыскасы, безнең беребез дә җәрәхәтләрдән дә, егылулардан да, терәк-хәрәкәт аппараты авыруларыннан да якланмаган. Теләсә нинди җәрәхәт, шул исәптән имгәнүләр эзсез узмый. Тора-бара ул артрозга, башка авыруларга әверелергә мөмкин, алар үз чиратында алга таба тернәкләндерүне таләп итә. Шуңа күрә хәзерге медицинада травматология һәм ортопедия кулга-кул тотынышып бара», – ди ул.
Күп кенә авыруларны диагностикалауда һәм дәвалауда зур технологик үсеш булуга карамастан, авыруның терелүе табибның тәҗрибәсенә, осталыгына бәйле. Әнвәр Муллаянович табиб-интерн булганда ук Кильмезь участок хастаханәсендә, «Ижсталь» хастаханәсендә хирургия бүлегендә, 3нче шәһәр хастаханәсенең травматология бүлегендә операцияләр ясый.
«Мин субординатурада укыганда, хирург-табибларны әзерләү күп юнәлешләр буенча алып барылды. Ел дәвамында без хирургия белән генә түгел, хирургия, онкология, нейрохирургия, кан салу, анестезиология-реанимация белән дә шөгыльләндек. Бөтенесен берьюлы өйрәндек. Мин моның өчен үземнең укытучыларыма, остазларыма, профессорларыма бик рәхмәтле. Төпле киңәшләре миңа һөнәр нечкәлекләрен өйрәнергә, белем-тәҗрибәне үстерергә мөмкинлек бирде», – ди ул.
Әнвәр Муллаян улы дәвалау практикасына сынган, тайган, сеңер сузылган авыруларны дәвалауның яңа ысулларын кертә, табиб-травматологларны әзерләү системасын булдырган. Ул үз эченә санитардан алып табибка кадәр һөнәри осталыкның берничә баскычын алган. Беренче курстан башлап травматолог-табибларны этаплап әзерләү системасы (санитар, медбрат, табиб) югары нәтиҗәлелек күрсәтә. Бүген аның талантлы укучыларының күбесе Удмуртия районнарында, Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Испания, Израильнең әйдәп баручы клиникаларында уңышлы практика үтә.
Әнвәр Муллаян улы – травматология һәм ортопедия буенча 26 фәнни хезмәт авторы. Үз эшен тирәнтен белгән, аны күңел биреп башкарган кеше генә 50 ел табиб булып хезмәт куя аладыр».