Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Заман кыңгыравы» милли драматургия театр фестивале лауреатлары билгеле

Туфан Миңнуллин исемендәге «Заман кыңгыравы» милли драматургия театр фестивале лауреатларын игълан итте. Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган иң яхшы спектакль дип Чаллы татар дәүләт драма театрының «Сөяркә» спектакле (режиссёр – Фирдүс Сафин) табылды.

«Иң яхшы режиссура» номинациясендә Камал театрында куелган «Дуслар җыелган җирдә» спектакле өчен театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев бүләкләнде.

«Иң яхшы хатын кыз роле» номинациясендә лауреат исеменә Түбән Кама татар дәүләт драма театрының «Нәзер» трагикомедиясендә (режиссер – Рөстәм Галиев) Маһирә роле өчен Гүзәл Шәмәрданова лаек булды.

«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Камал театрының «Дуслар җыелган җирдә» спектаклендәге Рафис роле өчен Радик Бариев бүләкләнде.

«Дуслар җыелган җирдә» спектакленнән бер күренеш

Фото: © Михаил Захаров

«Икенче пландагы иң яхшы роль» номинациясендә Минзәлә театрының «Шулай булды шул» мелодрамасында (режиссёр - Илсур Казакбаев) Нургали роле өчен Хафиз Хамматуллин премиягә лаек булды.

«Шулай булды шул»

Фото: © Минзәлә театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев

«Иң яхшы ансамбль» номинациясендә иң яхшы дип «Әкият» татар дәүләт курчак театрының «Кәрлә – мәктәп баласы» (режиссёр - Илгиз Зәйниев) музыкаль әкияте танылды.

«Кәрлә – мәктәп баласы»

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Фестивальнең берничә махсус премиясе дә бар иде.

«Туфан Миңнуллинның рухын саклаган өчен» Туймазы театрының «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе (режиссёр - Азат Җиһаншин) билгеләп үтелде.

«Халык иҗатына зур мәхәббәт өчен» Буа дәүләт драма театрының «Мишәрем-шикәрем» әсәре бүләкләнде. Бу спектакльне Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» пьесасы буенча режиссёр Рөстәм Галиев куйган.

  • Туфан Миңнуллин исемендәге «Заман кыңгыравы» милли драматургия театр фестивале Туфан Миңнуллинның 90 еллыгы уңаеннан оештырылды.
  • Фестиваль 13-18 октябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә үтте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus