Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Икътисад нинди, бюджет шундый»: Дәүләт Советында 2026 елга бюджет турында фикер алышалар

Киләсе елда республиканың тулай төбәк продукты 2 процентка үсәргә тиеш

«2026 елда тулай төбәк продукты 5,7 триллион сумнан артык күләмдә фаразлана. Бәяләрдә чагыштырсак, 2025 елга караганда 2,1 процентка күбрәк. 2027 елда алдагы елга карата 2,3 процентка үсеш каралган, 2028 елда - 102,4 процент», – дип сөйләде ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин, алдагы өч елга Татарстанның социаль–икътисади үсеш фаразын тәкъдим итеп.

Пелевин искәрткәнчә, республика икътисады структурасында иң зур өлешне сәнәгать алып тора. Предприятие планнарын исәпкә алып, сәнәгать җитештерүе күләме киләсе елда 1,7 процентка (5,9 триллион сум) күбрәк фаразлана, 2027 елда – 2 процентка (6,2 триллион сум), 2028 елда – 2,2 процентка (6,6 триллион сум).

Өч ел эчендә төзелеш эшләре күләме 100,8–101,5 процент дәрәҗәсендә планлаштырылган. Фараз буенча, киләсе елда төзелеш эшләре 1 триллион сумнан күбрәккә башкарылырга тиеш.

2026 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, фаразлауларга караганда, быелгы дәрәҗәгә карата 1,5 процентка артачак һәм 363 миллиард сум тәшкил итәчәк. «2027-2028 елларда авыл хуҗалыгы продукциясе үсеше темплары тармак дәүләт программасы нигезендә 101,5–101,7 процент дәрәҗәсендә каралган», – дип хәбәр итте Пелевин.

«Кулланучылар активлыгының уртача үсешен саклап калу фаразлана. Халыкның акча керемнәре үсеше, инфляция темпларының акрынаюы, шулай ук туристлар агымының планлаштырылган артуы шартларында ваклап сату әйләнеше 102,8–103,1 процент дәрәҗәсендә фаразлана», – дип ассызыклады икътисад министрының беренче урынбасары.

Фото: gossov.tatarstan.ru

Махсус икътисади зона резидентларыннан өстәмә рәвештә 40 млрд сумнан артык инвестиция көтәләр

«Төп капиталга инвестицияләр күләме быел 1,6 триллион сумнан артык дип бәяләнә. Бу узган ел белән чагыштырганда 3,8 процентка күбрәк», – диде Пелевин.

2026 елда алар 1,7 триллион сумнан артык булыр дип фаразлана, 2027 елда - 1,8 триллион сумнан артык, 2028 елда – 1,9 триллион сумнан артык.

Өстәмә инвестицияләрне җәлеп итү, министр урынбасары сүзләренчә, Зәй районында июль аенда төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы «Яшел Үзән» махсус икътисади зонасы хисабына планлаштырыла.

«Алабуга» махсус икътисади зона һәм «Иннополис»ка килгәндә, резидентлар тарафыннан 489 миллиард сумнан артык инвестиция кертелгән инде. «Резидентларның инвестпроектларын гамәлгә ашыру быел һәм киләсе елда өстәмә рәвештә 40 миллиард сумнан артык акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте Пелевин.

Кече һәм урта бизнес республика үсешендә мөһим роль уйный. Ел башыннан аларга 38 миллиард сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Бу ел ахырына эшмәкәрләр саны 183 меңгә якынлашачак, 2026 елда – 186 мең.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда эшсезлекнең рекордлы түбән дәрәҗәсе күзәтелә

Хәзерге вакытта Татарстан эш бирүчеләре 41 меңнән артык вакансия тәкъдим итә. «Республикада рекордлы түбән эшсезлек дәрәҗәсе теркәлгән – 3,3 мең кеше»,- дип хәбәр итте Икътисад министрының беренче урынбасары.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, яшерен эшсезләр санының шактый артуы күзәтелә. «Ягъни тулы булмаган эш көнендәге яки эштән җибәрү куркынычы янаган гади эшчеләр», - дип ачыклык кертте Пелевин. Ул ассызыклаганча, 2026 елга реаль хезмәт хакының 2,8 процентка үсүе планлаштырыла.

«Фаразны гамәлгә ашыру республикабызның баланслы үсешен күздә тота. Әлеге бурычны хәл итүдә дәүләт, республика программаларына һәм илкүләм проектларга зур роль бирелә. Аларны гамәлгә ашыру республиканың барлык муниципаль берәмлекләре территориясендә комплекслы рәвештә гамәлгә ашырыла», – дип өстәде икътисад министрының беренче урынбасары.

Ул шулай ук фаразны тәэмин итүнең мөһим факторы – фәнни-технологик үсеш булуын билгеләп үтте. 2025 елның октябрь башына технологик лидерлыкның илкүләм проектлары буенча предприятие һәм оешмалар тарафыннан 4,5 миллиард сум күләмендә өстәмә федераль акча җәлеп ителде.

Фото: gossov.tatarstan.ru

«Бюджетара трансфертлар күләме бюджетка икенче укылышка кертелгән төзәтмәләр белән кертеләчәк»

2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проектын Татарстан Республикасы Финанс министры урынбасары Алла Анфимова тәкъдим итте.

Аның сүзләренчә, 2026 елда табышка салым 130 млрд сум күләмендә фаразлана, 2027 елда - 135,6 млрд сум, 2028 елда – 141,1 млрд сум. 2026 елда берләштерелгән бюджетка физик затлар кеременә салым 235,9 млрд сум, республика бюджетына 165,4 млрд сум булыр дип көтелә.

Консолидацияләнгән бюджетка акцизлар керүе фаразлар буенча 51,1 млрд сум тәшкил итәчәк, бюджетка – 49,3 млрд сум. Аерым алганда, консолидацияләнгән бюджетта алкогольгә акцизлар – 12,3 млрд сум, сырага – 16,1 млрд сум, нефть продуктларына 22,3 млрд сум планлаштырылган.

Киләсе елда бюджетта оешмалар милкенә салым 44,6 млрд сум күләмендә фаразлана.

Консолидацияләнгән бюджетка салым булмаган керемнәр 37,5 млрд сум күләмендә, бюджетка – 31 млрд сум күләмендә планлаштырылган. Биредә җир һәм милекне арендалау һәм сатудан кергән керемнәр, штрафлар, экологик түләүләр һәм башка кертемнәр исәпкә алынган.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2028 елда социаль өлкәгә чыгымнар 40 проценттан күбрәккә артачак

«Өч ел дәвамында Татарстан бюджетында беренче чираттагы һәм социаль әһәмияткә ия чыгымнарның үсеше фаразлана», – дип сөйләде финанс министры урынбасары.

«Димәк, аларның үсеше берләштерелгән бюджетның капиталь характердагы чыгымнарын киметә. Шул ук вакытта социаль өлкәгә чыгымнар параметрлары әлеге чыгым позициясенең ел саен үсеш динамикасы турында сөйли. База 2025 елга 2028 елда чыгымнар 40 проценттан артыкка артачак», - дип белдерде ул.

Анфимова сүзләренчә, дәүләт программалары буенча чыгымнарны бүлү дәвам итәчәк. «Бюджет чыгымнарын программалар белән колачлау уртача 89 процент чамасы тәшкил итә. Бюджетта берничә ел дәвамында гамәлдә булган республика социаль әһәмиятле чараларын финанслау каралган, ассигнованиеләрнең гомуми күләме 8,5 млрд сум», - дип ассызыклады ул.

Моннан тыш, бюджетта яңа бюджет учреждениеләрен эксплуатациягә кертүгә, резерв фондларын формалаштыруга, капитал салуларга ассигнованиеләр булдыруга, төбәкара проектларны гамәлгә ашыруга акча карала.

Тулаем алганда, 2026 елга берләштерелгән бюджет керемнәре 604,8 млрд сум күләмендә планлаштырылган, чыгымнар – 618,6 млрд сум, дефицит – 13,8 млрд сум.

Киләсе елга республика бюджеты керемнәр буенча – 498,2 млрд сум, чыгымнар буенча – 512 млрд сум, дефицит 13,8 млрд сум күләмендә формалаштырылды. Муниципаль берәмлекләрнең барлык бюджетлары дефицитсыз булыр дип фаразлана.

Фото: gossov.tatarstan.ru

«Бюджет ул – икътисадның чагылышы»

«Бюджет проекты урта сроклы перспективада икътисадны баланслы үстерүгә омтылуны күрсәтә һәм тотрыклы үсешкә юнәлешне чагылдыра», – дип бәяләде закон проектын икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча парламент комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов.

Ул ассызыклаганча, бюджетта социаль йөкләмәләр һәм киләчәк стратегик инвестицияләр арасында баланс саклана. Шул ук вакытта депутат дәүләт бурычын киметү сакланачакмы дип кызыксынды.

Аның сүзләренчә, 2024 елның 1 гыйнварына эчке бурыч якынча 120 млрд сум тәшкил иткән. «Закон проектында динамика тәкъдим ителгән: эчке дәүләт бурычының югары чиге 92,8 млрд сум тәшкил итәчәк. 2028 елның 1 гыйнварына – 90,2 млрд сум, 2029 елның - 85 млрд сум», – диде финанслар министры урынбасары.

Ул шулай ук тышкы бурычның кимүе дә көтелә, дип өстәде.

Фото: gossov.tatarstan.ru

«Якындагы өч елга фаразланган бюджет киеренке булачак», – дип игътибар итте ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

«Бик җитди бурычлар куелды. Тырышып эшләргә туры киләчәк. Бюджет ул – икътисадның чагылышы. Икътисад нинди – бюджет та шундый», - дип белдерде парламентарий.

Чыганак: «Татар-информ», Надежда Гордеева

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus