Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда үзен банкрот дип игълан итүче гражданнар саны арта

Россиядә, шул исәптән Татарстанда, үзен банкрот дип игълан итүче гражданнар саны арту дәвам итә. Экспертлар мәгълүматларына караганда, 2024 елда гына да физик затлар арасында банкротлык процедурасын уздыручылар саны 42 процентка арткан.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, моның сәбәпләренең берсе – гражданнарны бурычларыннан тулысынча арындырырга вәгъдә итеп, банкротлык рәсмиләштерергә агитацияләүче оешмаларның активлыгы. «Татарстан 24» белән әңгәмәдә юрист һәм медиатор Юлия Денисова мондый структуралар белән ничек көрәшәчәкләре турында сөйләгән.

Эксперт сүзләренчә, гражданнарның бурычлары артуның сәбәбе – «матур яшәргә» ашыгу һәм кредитларга җиңел карау.

«Аннары кеше бер кредитын икенче кредит белән яба, бик зур йөкләнеш барлыкка килә. Кеше паникага бирелә һәм мондый психологик халәттә ул бурычларыннан арындырырга вәгъдә итүче аферистларга бик тиз ышана. Алар, үз чиратында, килешү төзергә һәм акча түләргә ашыктыра, уйларга вакыт бирми. Еш очракта алар проблеманы хәл итми – эш озакка сузыла», - дип аңлатты Денисова.

2026 елның 1 гыйнварыннан банкротлык процедурасын уздыру хезмәтләрен тәкъдим иткәндә реалистик булмаган вәгъдәләр бирә һәм йөз процент нәтиҗә гарантияли торган рекламаны тыючы закон үз көченә керәчәк.

«Йөз процент уңыш вәгъдә итүчеләрнең мошенник булып чыгуы бик ихтимал. Намуслы юрист барлык нечкәлекләрне һәм куркынычларны аңлатачак. «Консультация бушлай, үзегез белән паспорт алыгыз» кебек сүзләр дә шик уятырга тиеш», – дип ассызыклады юрист.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus