Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда яшь әти-әниләр өчен «Социаль няня» пилот проекты эшли башлый

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты «Коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан «Социаль няня» хезмәте күрсәтү пилот проектын эшләтеп җибәрү» турында карарны раслады. Документ Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Проект кечкенә балалары булган яшь гаиләләргә булышу өчен булдырылган. Карар нигезендә, «Социаль няня» социаль хезмәтләр тәкъдим итә торган реестрга кергән, әмма дәүләт бурычын үтәми торган, коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан күрсәтеләчәк.

6 айдан 3 яшькә кадәрге, балалар бакчасына йөрми торган балалар әлеге хезмәттән файдалана ала. Шул ук вакытта, баланың әти-әнисе Татарстанда яшәргә, Россия гражданины булырга һәм 30 яшьтән өлкән булмаска тиеш. Әни кешенең көндезге бүлектә укуы, шулай ук салым бурычлары булмавы өстәмә шарт булып тора.

Гариза биргәннән соң баланың әлеге хезмәткә мохтаҗ булуы турында карарны территориаль социаль яклау органы биш эш көне дәвамында кабул итә. Гариза хуплангач, бер елга социаль хезмәт күрсәтүнең индивидуаль программасы төзелә.

«Социаль няня» гаиләгә атнасына ике мәртәбә көненә дүртәр сәгать ярдәм итә ала. Гаиләдә берничә бала булган очракта, хезмәт берьюлы – бала санына карап, бер яки ике белгеч тарафыннан күрсәтелә.

Проектны республика бюджетыннан финанслыйлар. Проектны тормышка ашыру һәм методик ягы өчен Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җаваплы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus