13 градуска кадәр салкынайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 26 декабрьдә алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республиканың күпчелек районнарда кар явуы фаразланыла, төнлә һәм иртән томан төшәчәк, буран чыгу ихтималы да бар.. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 4-9, аязган вакытта 13 градус салкын булачак. Көндез исә 1-6 градус салкын.
Казанда төнге сәгатьләрдә – 5-8, көндез – 1-4 градус салкын булыр дип фаразланыла.