Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә дәүләт бүләкләре тапшырды
Казан Кремленең Туп сараенда республиканың Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкына федераль һәм республика дәүләт бүләкләре тапшырды.
«Бүген миңа Казан Кремлендә республика һәм федераль дәүләт бүләкләре тапшыру насыйп булды. Бу бүләкләр – сезнең хезмәтне күреп, югары бәяләү күрсәткече. Сезнең өлешегез ярдәмендә Татарстан уңышлы үсә. Безнең күпмилләтле халкыбыз татулыкта һәм тынычлыкта яши. Без ил Президенты Владимир Путинның да югары бәясен алдык, ул безнең төбәкне терәк төбәк дип атады. Без барыбыз да республикабыз белән горурланырга хаклы», – диде парламент спикеры.
Барлыгы иллеләп бүләк тапшырылды. Алар арасында Россия Федерациясе Президентының рәхмәт хаты һәм мактау грамотасы, II дәрәҗәдәге «Ватан алдындагы казанышлар», «Ата-ана даны», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар» ордены медальләре һәм башкалар бар. Бүләкләнүчеләр арасында махсус операциядә катнашучылар, оешмалар хезмәткәрләре һәм күпбалалы гаиләләр бар.
«Күпбалалы гаиләләргә ярдәм иткән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерәсе килә. Тормыш сыйфатын яхшырту өчен сезнең ярдәм гаять зур әһәмияткә ия һәм балалар тәрбияләү өчен уңайлы шартлар булдыра», – диде дүрт бала әнисе, «Ата-ана даны» орден медале белән бүләкләнгән Гүзәлия Гәрәева.
Аның сүзләренчә, аның өчен әнисе һәрвакыт үрнәк булган, ул да шулай ук «Ата-ана даны» ордены иясе. Гүзәлия Гәрәева үзенең балалары да нык күпбалалы гаилә булдыру традициясен дәвам итәр дигән өмет белдерде.
Тантана күмәк фотога төшү белән төгәлләнде.