Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды. Ул Гассар урамында, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Хәтер музее янында урнашкан. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үткән елда, Алабугада һәм авылларда Бөек Җиңү хакына тырыш хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәре истәлегенә булдырылган скверны ачу тантанасында район башлыгы Рөстәм Нуриев та катнашты.

Алабугада хәзер 93 тыл хезмәтчәне яши. Скверны ачу турындагы карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та хуплый.

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко ассызыклаганча, соңгы елларда Алабуга Ренессанс чорындагы кебек яши: тарихи урыннар торгызыла, яңа мәдәни киңлекләр булдырыла, киң төзекләндерү эшләре алып барыла.

«Эссен Продакшн АГ» генераль директоры Леонид Барышев сүзләренчә, хезмәт ияләренең истәлеген мәңгеләштерү инициативасын ветераннар үзләре тәкъдим иткән. «Һәм хәзер без чыннан да борынгы бабаларыбыз батырлыгына лаеклы булырлык тарихи урынны күрәбез», — диде ул.

Стелага чәчәкләр салганнан соң, чарада катнашучылар Хәтер мәйданына юнәлде. Биредә Бөек Ватан сугышы башлануга 84 ел тулуга багышланган митинг узды.

Рөстәм Нуриев махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәт белдерде, чөнки аларның фронттагы фидакарьлегеннән башка без бүген бөек илне киләчәк буыннарга калдыра алмаячакбыз. Санкцияләр шартларында илне барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итү өчен барлык предприятиеләр алдында да гаять зур бурычлар тора. «Без ата-бабаларыбызның лаеклы варислары булырбыз һәм җиңәрбез дип ышанам», — дип тәмамлады чыгышын район башлыгы.

АМР ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыклады. Үзенең чыгышын ул: «Ата-бабаларыбыз батырлыгы алдында баш иябез. Әйе, хәзер дә катлаулы вакыт, әмма без бергә, без бердәм. Шуңа күрә без түзәрбез һәм җиңәрбез!» — дигән сүзләр белән тәмамлады.

Фото: © https://alabuganury.ru/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus