Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанның чыгарылыш укучылары 288 йөз баллы нәтиҗә алды

Татарстанда 277 чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханында (БДИ) йөз баллы нәтиҗәләр алды: 11 чыгарылыш сыйныф укучысы ике фән буенча 200 балл җыйды, 266 унберенче сыйныф укучысы бер фән буенча 100 балл җыйды. Барлыгы - 288 йөз баллы нәтиҗә. «Татар-информ»га ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә БДИның якынча нәтиҗәләрен хәбәр иттеләр.

«Узган ел белән чагыштырганда профильле математика буенча БДИ тапшыручылар саны 1317 кешегә артты, физика буенча – 400 кешегә, химия буенча – 218 кешегә, биология буенча – 111 кешегә», – дип сөйләделәр министрлыкта.

Ведомствода аңлатуларынча, бу беренче чиратта югары уку йортларының быел инженерлык һәм Россиядә ихтыяҗ булган башка белгечлекләргә керү өчен әлеге фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләрен кабул итүенә бәйле.

«Кагыйдә буларак, мәктәп буенча БДИның уртача баллы 70тән артык һәм хәтта профильле математика, физика, химия, биология буенча 80нән артык баллны мәктәптә математика һәм табигый фәннәрне тирәнтен дәрәҗәдә өйрәнгән чыгарылыш сыйныф укучылары алды», – дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Профильле математика, физика, химия һәм биология буенча Бердәм дәүләт имтиханында Казанның 131 һәм 116 нчы лицейларын, КФУның IT-лицеен, КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицеен, сәләтле балалар өчен химияне тирәнтен өйрәнүче лицей-интернатын – КНИТУның Дубровка бистәсендәге филиалын, «СОлНЦе» үзәген, Бөгелмәнең 2 нче лицеен, Түбән Каманың 35 нче лицеен Чаллының 78 нче лицее, Казанның 7, 19 һәм 179 нчы гимназияләрен тәмамлаучылар югары баллар җыйды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus