Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшин Россия һәм Белоруссия төбәкләре форумы эшендә катнаша

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Түбән Новгородта. Ул биредә «Беларусь һәм Россия яшьләре – Бөек Җиңү варислары һәм Союздаш дәүләтнең киләчәге» Россия һәм Белоруссия төбәкләренең XII форумы эшендә катнаша. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ел саен үткәрелә торган форумны гадәттәгечә Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы һәм Беларусь Республикасы Илкүләм Җыены Республика Советы оештыра. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтү елында форум тарихи хәтерне һәм тарихи дөреслекне саклау мәсьәләләренә багышланган. Моннан тыш, катнашучыларның игътибары үзәгендә – Союздаш дәүләтнең интеграцион процессларын тирәнәйтү, Россия белән Белоруссиянең парламентара, сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләрен ныгыту, эшлекле элемтәләрне киңәйтү, шулай ук ике яклы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен үстерү.

Көннең беренче яртысында Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Республика Советы Рәисе Наталья Кочанова Россия Федерациясе субъектларының һәм Белоруссия төбәкләренең дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре белән очрашу үткәрәчәк.

Соңрак форумның пленар утырышы узачак. Анда федераль һәм төбәк министрлыклары һәм ведомстволары, дәүләт хакимияте органнары, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, ике илнең эшлекле даирәләре вәкилләре катнашачак.

Кичә форум кысаларында секцион утырышлар узды. Анда хокукый интеграция, төбәкара һәм муниципальара хезмәттәшлек, агросәнәгать комплексы һәм сәнәгать кооперациясе өлкәсендә хезмәттәшлек, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

Шулай ук кичә форумның оештыру комитеты рәисләре Валентина Матвиенко һәм Наталья Кочанова ике илнең яшьләре белән очрашты.

Эшлекле программадан тыш, форумда шулай ук мәдәни һәм белем бирү чаралары, халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе һәм Россия һәм Белоруссия төбәкләренең сәүдә ярминкәсе оештырылган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus