Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Тубылда татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча укытучылар әзерләү курслары тәмамланды

Төмән өлкәсендә чыгучы «Яңарыш» газетасында Римма Умитбаеваның «Туган тел курслары» дигән язмасы чыкты.

«Тубыл педагогия институтында татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча укытучыларны әзерләү курслары тәмамланды. Курсларда укучылар программаны уңышлы үтеп, дипломнар алдылар. Бер ел буена тыңлаучылар татар теле һәм әдәбияты, грамматикасы, теория һәм практика буенча уку сәгатьләрендә өстәмә белем үзләштерделәр.

Татар теле һәм әдәбиятны укыту методикасы, яңа технологияләрне өйрәнү сәгатьләрен дә кызыксынып тыңладылар. Быелгы курсларны тыңлаучылар арасында төрле һөнәр ияләре, шулай ук Тубыл педагогия институты студентлары да бар иде. Студентлар өстәмә белем алып, туган телгә мәхәббәт, кызыксыну уяткан укытучыларына рәхмәтләрен белдерделәр. Программаны уңышлы үзләштергән яшь белгечләр укуларын педагогия институтында дәвам итәләр.

Курсларга йөргән Рузилә Хисәметдинова программаның бик эчтәлекле булуын әйтә.

«Мин Тубыл районы, Вәчир авылыннан. Татар телен мәктәптә укыдым. Курсларда өстәмә белем алырга мөмкинлек булганга, мин шатланып лекцияләргә килдем. Программа бик кызыклы, эчтәлекле булды. Без онлайн лекцияләр дә тыңладык. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшенең методикасы белән таныштык. Бу курсларда безне укыткан укытучылар безгә татар теле, әдәбияты буенча кирәкле белем бирделәр. Миңа өстәмә белем алу бик файдалы булды. Киләчәктә хезмәт юлымда бу юнәлеш кирәгер дип уйлыйм. Практик дәресләр кызыклы, нәтиҗәле үтте. Оештыручыларга, барлык укытучыларга рәхмәтләремне белдерәм», - диде.

Катнаш никахта туган Денис Коростелев курслар татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынуны арттырды ди.

«Минем өчен татар теле һәм әдәбияты курслары – татар халкының бай мәдәниятен һәм тарихын, телен белү өчен менә дигән мөмкинлек булды. Орфографиядән алып татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасына кадәр үткәрелгән барлык лекцияләр күңелемә ошады. Грамматиканың яхшы базасын бирде, сүз байлыгыбызны баетырга, татар телен һәм әдәбиятын яхшырак аңларга ярдәм итте. Мин катнаш никахтан туган бала булганга, курсларга теләп йөрдем. Курслар татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынуымны көчәйтте. Киләчәктә рус, инглиз телләрендә иҗат ителгән шигырьләрне әле татарчага тәрҗемә итәргә хыялымда бар. Татарча язылган шигырьләрне дә тәрҗемә итәргә уйлыйм. Бу курсларны оештыручы Тубыл педагогия институтына, Казан федераль университетына, Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбенә, Бөтендөнья татар конгрессына, безне укыткан укытучыларга рәхмәтләремне белдерәм», - диде.

Бу эшне оештыруда күп көч куйган профессор Гүзәл Фәйзуллина Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка рәхмәтләрен җиткерде. «Себердә безнең Тубыл шәһәрендә генә мондый курслар оештырыла. Бу мөмкинлекне булдыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәтлебез. Бу курсларны тәмамлаучылар Бегишево, Тугыз, Байкалово мәктәпләрендә белемнәрен кулланалар. Безнең югары уку йортында традициягә кергән курсларны яңа уку елында да дәвам итәргә язсын иде», - диде».

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus